Тантаналы чарада ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советының рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 31-нче декабрь). Бүген Казанда Сочидагы 2014 елгы Уеннар Олимпия уты эстафетасы тәмамланды. Утлы касә “Казан-Арена” стадионы янындагы сәхнәдә яндырылды.
Тантаналы чарада ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советының рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Кичә Татарстанда Олимпия уты Свияжск, Болгарда булып кайтты. Бүген эстафета Универсиада Авылы янында старт алды, Казанның үзәге, Казан Кремле буенча дәвам итте, чара “Казан-Арена” стадионы янында тәмамланды. Бу уңайдан биредә җөмһүриятебенең иҗат коллективларының алып баручылары катнашында бәйрәм оештырылды.
Олимпия утының Казандагы эстафетасын стенд атышы буенча атказанган спорт мастеры Светлана Демина тәмамлады. Факел белән ул сәхнәгә күтәрелде һәм мактаулы кунаклар белән Утның касәсен яндырды. Моннан соң тамашачыларны ТР Президенты вазифаларын башкаручы – Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде.
Илдар Халиков эстафетаны оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм барлык Татарстан халкын Яңа ел белән котлады.
Олимпия утының киләсе тукталышы – Ижау шәһәре.
Фоторепортаж