“Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык һәм сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә”, - дип билгели шәһәр Мэры.
(KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин христиан динендәге казанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады.
“Православие динендәге барлык казанлыларны чын күңелдән Христосның тууы белән котлыйм!
Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә, йөрәкләргә мәхәббәт иңдерә һәм изгелеккә чакыра.
Әлеге бәйрәм көннәре изге ниятләр һәм күркәм гамәлләр, эчкерсезлек, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык белән тулып торсын иде.
Православие динен тотучы казанлыларга сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим”, - диелә котлауда.