И.Метшин фикеренчә, 2006 елдан бирле кунаклар саны өч тапкырга артуына карамастан, ТР башкаласының туристик поетнциалы тагы да зуррак.
(KZN.RU, 15-нче декабрь). Прогноз мәгълүматлары буенча, бу елда Татарстан башкаласына 1,5 миллион турист киләчәк. Универсиада аркасында Казандагы туристлар агымы ел эчендә 25%-ка артты. Әмма, ирешелгән күрсәткечләрнең җитдилегенә карамастан, Казанның туристик тармагы алдына тагы да зуррак бурычлар куярга кирәк, дип билгеләде бүгенге аппарат киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин.
“Барселона 1992 елгы Олимпиадага кадәр елына 1 млн. турист кабул иткән, бүген исә шәһәргә 20 миллионга кадәр кеше килә. Иң яхшы чит ил туристик тәҗрибәләрен өйрәнеп, көчлеләргә тартылырга һәм үзебезгә тагы да зуррак бурычлар куярга кирәк”, - дип билгеләде Казанда узган 2013 елгы Универсиада нәтиҗәләрен И.Метшин. Ул шулай ук 2006 елда ТР башкаласында 460-480 мең кунак булганлыгын да искә төшерде, димәк, үсеш күзгә күренерлек.
Казандагы туристик тармакның үсеше турында Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Иван Кадошников мәгълүмат җиткерде. 2013 елның 10 ае эчендә Казан аэропортында 1,5 млн. пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу исә 2012 елның шул айлары белән чагыштырганда, 26,3%-ка күбрәк дигән сүз. Казан елга портыннан шушы чорда ук 115 мең турист үткән, күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда 30%-ка арткан.
Иван Кадошников кунакханә инфраструктурасының кискен үсеше турында да билгеләп үтте. Бүгенге көндә Казанда 6000 кешелек урынга исәпләнгән 128 кунакханә эшли. Бу елда 34 яңа кунакханә кулланышка тапшырылган, шул исәптән 13 яңа хостел, шәһәрнең номерлы фонды 20%-ка үскән. Отельларга online-бронь ясау халыкара системасында Казанның 97 отеле күрсәтелгән, бу исә узган ел белән чагыштырганда 27%-ка күбрәк.
Бу елгы туристик сезонның яңалыкларына килсәк, профильле комитет рәисе ике катлы туристик автобусларны уңышлы гына эшләтеп җибәрүне искә төшерде. Җәйге көннәрдә башкала кунаклары һәм яшәүчеләр арасында автобусларның популярлыгы югары булуга кармастан, салкыннар җитү белән туристик активлык кими төшә: уртача алганда автобуслар хәзерге вакытта 15-20%-ка гына тула. Көннәр суыта баллау белән автобусларның икенче катына тәрәзәләр куелды, шуңа да шәһәрне җәен генә түгел, кышын да рәхәтләнеп өйрәнеп була.
И.Кадошников билгеләп узганча, яңа сезон башлану белән Казансу аркылы яңа туристик автобус маршруты җибәрү планы бар. Шулай ук киләсе сезонга яңа туристик фирма эшләнелә: су өстендә катерларда экскурсия маршруты булдыру. Моннан кала, Казан велотөннәре “Velonotte” уздыру мөмкинлеге карала. Мондый төрдәге флешмоблар Лондон, Истанбул һәм Мәскәүдә үткәрелгән.
Сүз дә юк, туристик навигация проекты бу елдагы иң әһәмиятле яңалыкларның берсе булды. Шәһәрдә туристик карталар, күрсәткечләр, тарих һәм архитектура турындагы мәгълүматлары булган өч телдәге пюпитрлар урнаштырылды. Профильле комитет мәгълүматларына караганда, Казандагы урам навигация элементлары 100%-ка урнаштырылган.
Универсиадага әзерлек кысаларында 250 гид һәм экскурсовод спорт объектлары һәм җәйге Уеннарның тарихы буенча яңадан укып чыктылар һәм аккредитацияләнделәр. Универсиаданың клиентлар төркеме өчен 380 экскурсия оештырылды. Чит телләрдәге (инглиз, алман, испан һәм француз) экскурсияләргә сораулар аеруча зур булды.
Тулаем алганда, докладчы ассызыклап узганча, 2013 ел нәтиҗәләренең прогноз мәгълүматлары буенча, Казанда туристик агым 25%-ка арткан һәм 1,5 млн. турист тәшкил иткән.
Илсур Метшин фикеренчә, вакыйга һәм эшлекле туристлыкны активрак үстерергә кирәк. “Кунакханәләрне төзү һәм аларны кулланышка тапшыру гына җитми, онлайн-бронь ясаулар, урамнарның чиста, яр буйларының тәртипкә китерелгән, һәркем өчен мөмкин булган навигация булуы мөһим. Барлык юнәлешләр буенча да даими эш алып барылырга тиеш. Без киң шәһәр инфраструктурасы белән үсәбез, экскурсоводларыбызны камилләштерәбез. Шәһәргә яңа туристик продуктлар кертү өчен, безнең барлык мөмкинлекләр дә бар”, - дип билгеләп үтте Мэр.