Казандагы авышлы түбәләрнең 43%-ы кар һәм боз катламыннан чистартылган
Аларны чистарту эшләрендә 150 кеше катнаша.
(KZN.RU, 14-нче декабрь). Кыш башланганнан бирле авышлы түбәләрнең 43%-ы кардан һәм боз катламыннан чистартылган. Бүген мондый саннар белән Мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин таныштырды.
Аның сүзләренә караганда, бу атнада түбәләрне чистарту эшендә көн саен 150 кеше хезмәт иткән, алар арасында – җәлеп ителгән альпинистлар да, идарәче компанияләрнең үз белгечләре дә бар. “2161 авышлы түбәнең бүгенге көндә 920-се чистартылган, калганнары буенча план нигезендә эш алып барыла”, - дип хәбәр итте ул.
Йорт янындагы территорияне чистарту эше дә көн саен алып барыла. Профильле комитет мәгълүматларына караганда, узган атнада ишегалдын чистартуга 1500 кар көрәүчегә кадәр чыккан. Кар көрәүчеләрнең һәм махсус техниканың эшенә ишегалларындагы машиналар комачаулый. Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, идарәче компанияләргә бу юнәлештә аңлату эшләрен активрак алып барырга кирәк: “Идарәче компания хезмәткәрләренең эше кабинетта, телефон һәм компьютерлар артында түгел, ә ишегалларында. Йорт буенча өлкәннәр белән, халык белән эшләргә, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бу – даими хезмәт”, - дип өстәде ул.
ТКХ комитеты мәгълүматларына караганда, кыш башыннан медицина учреждениеләренә Казан урамнарында бозлавыктан зыян күргән 388 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу мәгълүмат узган ел күрсәткечләренә тиң. “Берничә тапкыр килгән мөрәҗәгатьләр бар. Ул урыннарга игътибар аеруча юнәлтелә”, - дип билгеләде И.Гыйниятуллин.