Узган елда әлеге чара кысаларында 132 балага бүләк тапшырылган, быел 200-дән артык балага бүләк җиткерү планлаштырыла.
(KZN.RU, 14-нче декабрь). 16-нчы декабрьдән башлап 3-14 яшьтәге сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Кыш Бабайга хат” акциясе старт ала. Балаларның үтенеч-теләкләре язылган хатлар сәүдә һәм күңел ачу комплексларында, башка җәмәгать урыннарда урнаштырылган чыршыларга эленгән. Мисалга, балаларның теләкләре белән чыршы шәһәрнең Башкарма комитетында, ашханәгә керү урыны янында урнаштырылган.
Бүгенге Мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының рәисе Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, акция икенче ел рәттән үткәрелә. Узган елда әлеге чара кысаларында 132 балага бүләк тапшырылган, быел 200-дән артык балага бүләк җиткерү планлаштырыла.
29-нчы декабрьгә кадәр барачак акциядә теләге булган һәркем катнаша ала – моның өчен открыткада күрсәтелгән бүләкне сатып алырга кирәк. Яңа ел каникуллары вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты хезмәткәрләре яңа ел униформасында алынган бүләкләрне балаларга тапшырачак.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, балалар өчен Яңа ел бәйрәме – могҗиза көтү вакыты, аларны күңелен кайтармау мөһим. “Без балаларга могҗизаны әлеге акция кысаларында гына бүләк итү белән чикләнмәскә тырышабыз”, - дип билгеләде ул һәм структура бүлекләре җитәкчеләрен балаларның Яңа елга булган теләкләренә карата тагын да игътибарлырак һәм ярдәмчел булырга чакырды.