Владимир Путин Федераль Собраниега еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте
Катнашучылар арасында - җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин
(KZN.RU, 12-нче декабрь). Россия Президенты Владимир Путин бүген, 12 декабрь көнне, Федераль Собраниега еллык Юлламасы белән чыгыш ясый. РФ Президентының рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, юллама Кремльнең Георгий залында Мәскәү вакыты буенча сәгать 12-дә яңгыраячак. Чарага 1100 кеше чакырулы.
Алар арасында – Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция, Югары һәм Арбитраж судлары җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының закон собраниеларының рәисләре, традицион конфессия башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палата башлыклары. Татарстан һәм аның башкаласы исеменнән җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаша.
Президент Юлламасы – программа документы, биредә дәүләт башлыгы тарафыннан эчке һәм тышкы сәясәтнең төп өстенлекләре билгеләнә. Һәрберсендә дә илебез алдында торган аеруча актуаль мәсьәләләргә басым ясала.