Казан Мэры фикеренчә, үзгәрешләр муниципалитетларга халык алдындагы бурычны тулысынча башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
(KZN.RU, 12-нче декабрь). РФ Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасында җирле үзидарә реформасының әһәмиятлелеге турында билгеләп үтте, әлеге реформа муниципалитетларга халык алдындагы бурчны тулысынча үтәргә мөмкинлек бирәчәк, бу исә халыкның тормышын уңай якка үзгәртергә һәм хакимияткә булган ышанычны арттырырга булышачак. Шундый фикерне бүген “РИА Новости” корреспондентына биргән әңгәмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Безнең барыбызны да – муниципалитет җитәкчеләрен – Президент үзенең юлламасын муниципалитетларның халык белән эшләве кебек җаваплы миссиядән башлавы куандырды. Әлбәттә, бу яңалык түгел, шул исәптән безнең дәүләт җитәкчесеннән ишетү дә, әмма конкрет срокларны без беренче тапкыр ишетәбез. Бу бик тә тынычландыра, рухландыра”, - диде И.Метшин.
Россиядә муниципаль реформа вакыты, И.Метшин сүзләренә караганда, сузылды – Татарстан пилот төбәге сыйфатында әлеге процессны 2006 елдан башлап җибәрде, ә башка төбәкләр аз гына соңрак. Бүген, аның фикеренчә, муниципалитетларның бурычлары бар, тик аларның өчтән бер өлеше финансланмаган.
“Без үзебезгә йөкләнгән бурычларны, финанс ягыннан кытлык булуга карамастан, тулысынча үтибез. Әлеге “җитеп бетмәүлек” халык һәм шәһәр тормышы каршындагы мәсьәләләрне тулысынча чишәргә комачаулый. Шуннан халык канәгатьсезлекләре, хакимияткә ышанмау барлыкка килә дә инде”, - диде ул.
И.Метшин сүзләренә караганда, Президентның мисалы яхшы иде: 150 ел элек җирле үзидарә реформасы да булган земство реформасы Россияне төрле юнәлешләрдәге алга китешкә китерде, Россия кисәк кенә алга адым ясады. Казан Мэры Президентның “киләсе елга кичектермәстән мунципалитетларны вәкаләтләр белән тутырыр өчен конкрет адымнар ясарга” кирәклеге турындагы сүзләрен аерым билгеләп үтте.
Казан Мэры муниципалитетларның бүген дә барлык кирәк булган эшләрне, “финанс юрганын төрле якка сузарга тырышып”, башкарырга тырышуларын ассызыклап үтте. “Тупас кына итеп әйткәнчәдә, финанс яктан кытлык булу аркасында, өч мәсьәләнең икесе генә чишелә. Эштән без беркайчан да курыкмадык. Муниципаль хакимиятне генә акчасызлык белән бетерәбез. Кешеләр исә җирле дәрәҗәдәге түрәләр проблемаларны чишәргә теләми дип уйлыйлар – юлларны чистартырга, мәктәпләрне, торак йортны ремонтларга. Әгәр акча юк икән, шәһәрне һәм шәһәрлеләрне ничек кенә яратсаң да, проблеманы чишеп булмый, җентекле, планлы, системалы эш кирәк. Һәм моны кешеләр башкара, аларга хезмәт хакын түләргә кирәк”, - дип аныклап үтте ул.
Илсур Метшин фикеренчә, хакимият эшчәнлегендә халык өчен эшләү өстенлекле бурычлардан торса, иң беренче чиратта муниципаль хакимияткә, аның барлык дәрәҗәләренә дә - авыл җирлеге, шәһәр округлары, муниципаль районнарга таянырга кирәк булачак.
Тулаем алганда, Казан Мэры Россия Федерациясе Президентының юлламасын бик тә күтәренке рухта булуын, өметле, тормышның төрле юнәлешләре буенча позициясен белдерә торган булуын ассызыклап үтте – оборонага сәләтлелек, дәүләтнең халыкара һәм социаль сәясәте, муниципаль киләчәк һәм башкалар.
“Президент әйткән барлык сүзләр дә миндә өмет уятты һәм рухландырды. Бик тә яхшы, эчтәлекле юллама булды, конкрет бурычлар һәм иң мөһиме – төгәл вакытлары билгеләнгән. Безгә йөкләнгән бурычларны үтәячәкбез, шулай ук хакимиятнең федераль органнарына, хакимият алдына куелган вазифаларга да зур өметләр баглыйбыз”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.