Казанда мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләре урамын яктырту программасын тормышка ашыру бара.
(KZN.RU, 11-нче декабрь). Казанда мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләре урамын яктырту программасын тормышка ашыру бара. Проект кысаларында 1000-нән артык ут баганалары һәм 4000-ләп яктырткыч кую планлаштырыла. 430 мәгариф учреждениесе – балалар бакчалары һәм мәктәпләр яңа заманча ут баганаларына ия булачак. 98,9 млн. сумлык күләмдәге акчаны Россия Федерациясе һәм Казан бюджеты шул максаттан тигез өлешләрдә бүлеп бирә.
Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин шундый ут баганалары һәм яңа светодиод яктырткычлар булган балалар бакчасында булды. Шәһәр җитәкчесен Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов озата йөрделәр.
Казан шәһәре Идел буе районының Сыртланова урамы, 16а адресы буенча урнашкан 247-нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясен әлегә кадәр бинаның фасад өлешендә ике яктырткыч кына яктырта иде. “Казгорсвет” МУП директоры аңлатып үткәнчә, аларга электроэнергия, балалар бакчасы периметры буенча урнаштырылган 8 яңа урам фонарена караганда, 2 тапкырга күбрәк сарыф ителгән. Яңа яктырткычларга Германия светодиодларын урнаштырып кына мондый экономиягә ирешеп булган. “Аларның үзенчәлеге шунда ки, бу яктырткычлар үзләренең территориясен генә түгел, ян-як зоналарны да яктырталар”, - дип хәбәр итте ул. Яңа 8 ут баганаларының гомуми кулланылыш куәте нибары 400 ваттны тәшкил итә.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, тулаем алганда проект Казандагы балалар мәгариф учреждениеләренең 87%-ын колачлап алачак. Программаның үзенчәлеге шунда, биредә яңа яктырткычлар кую гына каралмый, тузган челтәрләрне алмаштыруны да күздә тота.
Күпчелек балалар бакчалары һәм мәктәпләр яраксыз челтәрләргә ия иде, проектны тормышка ашырган вакытта аларның барысы да алмаштырылачак, ә иң мөһиме – аларның “Казгорсвет” МУП кебек хуҗасы барлыкка киләчәк.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, мондый проектларның үз-үзен аклый башлавына бер 4-5 ел кирәк. Бүгенге көндә заманча сыйфатлы яктырткычлар белән мәгариф учреждениеләре планлаштырылган күләмнең 45%-ы тәэмин ителгән. Калганнары ел ахырына кадәр “яктыртылачак”.
Шәһәр Мэры проектның әһәмиятлелегенә тагы бер тапкыр басым ясады һәм барлык эшләрне дә билгеләнгән вакытка тәмамларга кушты. “Яхшы итеп яктыртылган мәктәп һәм балалар бакчалары – бу, иң беренче чиратта, балаларның иминлеге. 430 мәгариф объектларының “караңгыдан яктыга” чыгулары бик тә мөһим. Бу – ата-аналар һәм балалар учреждениеләреннән килгән күпләгән мөрәҗәгатьләргә безнең җавабыбыз булачак”, - дип билгеләде ул.