Шәһәр җитәкчесе Әмирхан проспектындагы ишегалларын карады.
(KZN.RU, 10-нчы декабрь). Бүген Илсур Метшин йорт яннарындагы территорияне кардан чистарту барышы белән танышып кайтты. Әмирхан проспектындагы 81 һәм 83-нче номерлы йортлар ишегалдында шәһәр җитәкчесе урам себерүче Галия Шакирова белән аралашты, ул кадрларга кытлык булуына зарын җиткерде.
Казан Мэрын Башкарма комитетның Төзекләндерү һәм ТКХ комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов һәм “Уңайлы йорт” идрәче компаниясе җитәкчесе Марат Нуриев озата йөрделәр.
Марат Нуриев сүзләренә караганда, ишегалдының гомуми мәйдңаны 3,5 га тәшкил итә. Узган ел әлеге территория төзекләндерелгән булган. “Без үзебезнең һәр ишегалдында чыршы утыртырга тырышабыз, Яңа ел алдыннан аларның барасы да бизәләчәк. Шулай итеп, халык өчен янә бер бәйрәм мәйданчыгы барлыкка килә”, - дип билгеләде “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе җитәкчесе.
Илсур Метшин торак хезмәтләрнең кышкы чордагы эшкә никадәр әзер булулары белән кызыксынды. “Безнең барлык оешмалар да тулысынча әзер. Инвентарь, махсус кием һәм барлык кирәк булган материаллар сатып алынды”, - дип билгеләде Марат Нуриев.
Ишегалларында тулысынча тәртип урнаштыруга кадрлар кытлыгы һәм яшәүчеләрнең шәхси автомобильләре комачау итә, машиналар аркасында йорт янындагы территориядә механиклашкан чистарту оештыру мөмкин түгел, дип җиткерде “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе белгечләре хисап ясаганнар, кадрлар җиткән очракта күрсәткечләр буенча һәр урам себерүчегә 3,9 мең сум хезмәт хакы тияр иде. Шуңа да кадрлар мәсьәләсен чишү белән беррәттән, тарифларны да карарга кирәк, сүз уңаеннан, әлеге саннар соңгы 3 елда гомумән үзгәрешсез калган. Бүгенге көндә коммуналь җыюлар 1 квадрат метр торакка 2,57 сумны тәшкил итә, ә урам чистартучыларга түләр өчен, аларның хакы 8 сумга җитәргә тиеш була.
Казан Мэры урам себерүче Галия Шакирова белән аралашып алды. Илсур Метшин көн дә очрый торган авырлыклар һәм әлеге белгечләргә күпме хезмәт хакы бирелүе турында кызыксынды.
“Минем хезмәт хакым 15 мең сумны тәшкил итә. Әлбәттә, төп проблема – куллар җитмәү. Мин 1992 елдан бирле урам себерүче булып эшлим. Яшьләр безгә килми. Шуның өстенә ишегалларында торган машиналар нык комачаулык китерә. Без алардан машиналарын куймауларын сораганга, аларның төрлесе төрлечә реакция белдерә”, - дип четерекле мәсьәләләр белән бүлеште Ггалия Шакирова.
Урам себерүчеләргә ярдәм йөзеннән махсус техника сатып алынган. Шулай да, ишегалларындагы машиналарның күп булуы сәбәпле, тулы көченә эшли алмый.
Яңа Савин районындагы ишегалларында химик реагент куллану агымдагы елның яңалыгы булып тора. “Подъезд төпләрендәге территориягә комлы-тоз кушылмасы түгел, ә кыйбатлырак реагент белән эшкәртергә булдык, чөнки ком аркасында подъездларга гел пычрак җыела”, - диде Марат Нуриев.
Реагентны куллану үз-үзен акласа, башка ишегалларында да шулай эшләячәкбез, дип билгеләде идарәче компания җитәкчесе.