Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.
(KZN.RU, 10-нчы декабрь). 2013 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы регионнары башкалалары арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система медиарейтингында янә беренче урынга чыкты.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 13000 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкалалар җитәкчеләре кергән.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә Илсур Метшинның медиандексы 1352,45 пунктны тәшкил итә.
Рейтингы төзүчеләр фикеренчә, медиандекс үсеше Казан Мэрының үзенә “бердәнбер кидәшче” итеп Дмитрий Еремеевны – FIX ширкәтләр төркемен (Россиядә интернет-технологияләр өлкәсендә иң эреләрдән) нигезләүчене билгеләү белән бәйле. Моннан кала, Илсур Метшин “Яшел рекорд” проекты кысаларында 100 меңенче агач утыртылганлыгын хәбәр итте. Мэр Казанда әлеге программаны алга таба тормышка ашыру буенча планнарын җиткерде.
Ноябрь рейтингының икенче урынында – Түбән Новгород Мэры Олег Сорокин (910,36 пункт), өченчедә - Пермь шәһәре башлыгы Игорь Салко (892,85).
Шуны да искәртеп узарга кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.