Казанга килгән дөньякүләм танылган урбанистның ачык лекциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
(KZN.RU, 9-нчы декабрь). Урбанистика өлкәсендә бөтен дөньяга танылган белгеч, Нью-Йоркның Транспорт һәм үсеш институты президенты Энрике Пеньялоса бүген Казан ратушасында ачык лекция белән чыгыш ясады. Колумбия башкаласы булган 8-миллион халыклы Богота шәһәренең элекеге мэры аның карашы буенча идеаль шәһәр нинди булырга тиешлеге турында сөйләде һәм шәһәр киңлеген яхшырту буенча гамәли киңәшләр бирде. Дискуссиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, шулай ук Республика министрлыклары һәм шәһәр ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Энрике Пеньялоса фикеренчә, “яхшы шәһәр” нигезендә ятучы төп идея җәяүлеләр киңлегенең өстенлегеннән һәм шәхси машиналарны куллануны азайтудан гыйбарәт. “Җәяүлеләргә һәм велосипедта йөрүчеләргә күбрәк, ә машиналарга азрак киңлек бирергә”, - чыгышының төп идеясы әнә шундый иде.
“Яхшы шәһәр – ул кешеләренең урамга чыгасы килеп торган шәһәр. Әгәр дә шәһәрдә гражданнарның иң йомшак категориясе саналган – балалар, өлкән яшьтәгеләр, мөмкинлекләре чикле булган кешеләр, мал-мөлкәте түбән дәрәҗәдәге кешеләр үзләрен яхшы хис итә икән, димәк башкаларга да уңайлы”, - дип ассызыклый ул.
Дөньядагы иң эре шәһәрләрдә җәяүлеләр зонасын арттыру гамәлияте турында сөйләгәндә Энрике Пеньялоса Манхэттен Бродвеен искә төшерде, берничә ел элек аның үзәк өлешен җәяүлеләр юлы итеп ясаганнар. Докладчы шулай ук җәмәгатьчелек киңлеге үсеше өлкәсендә уңышлы мисаллар буларак Берлин, Лондон, Ванкувер, Бостон, Париж шәһәрләрен китерде. “Мәскәүдә һәм Казанда җәяүлеләргә күбрәк киңлек булдырырга кирәклеген, ә иң мөһиме – сыйфатлы җәяүлеләр юллары ясарга кирәклеген аңлый башладылар,”- дип ассызыклады докладчы.
Алга киткән һәм артта калган шәһәрләр арасында аерма җәяүлеләр йөри торган юлларның сыйфатыннан гыйбарәт. Казандагы җәяүлеләр йөри торган юлларга бәя биргәндә, ул аларның яхшы хәлдә булуын һәм шәһәрдә машиналарга түгел, ә җәяүлеләргә “бирергә” мөмкин булган киңлекләрнең аз булмавын билгеләде.
Үзенең Колумбия башкаласында, 8-миллионлы Богота шәһәрендә Мэр урынындагы эш тәҗрибәсен искә төшереп, Энрике Пеньялоса шәһәрдән машиналарны алып бетерергә теләгәндә, аңа туры мәгънәсендә импичмент игълан итүләре хакында сөйләде. “Мин беренчел дошман булдым..., - дип искә төшерә элеккеге мэр. – Халыкның 77%-ы минем шәһәрдән машиналарны алуыма, җәмәгатьчелек киңлеген барлыкка китерүемә тискәре мөнәсәбәт белдерде”. Шулай да әлеге урында эшләү вакытының ахырына Э. Пеньялосаның Богота мэрлары тарихында иң югары рейтинг күрсәткечләре булган.
Шәһәрдә велосипед инфраструктурасының үсешенә кагылып, урбанист сакланган велосипед юлларының 30 долларлык велосипедтагы кеше, 30 мең долларлык машина йөртүчесе кебек үк кыйммәтле булган демократик җәмгыятьнең символы булып торганлыгын ассызыклады. Казанга ул йөзләрчә километрлы велосипед һәм җәяүлеләр өчен яшел юллар төзергә киңәш итте.
Яр кырыйлары турында сөйләгәндә, урбанистика белгече аларны хәзинә белән чагыштырды, алар янында машина юллары да, шәхси ябык зоналар да булырга тиеш түгел. “Яр кырыйлары кешеләрне бәхетле итә, алар ял итеп йөрергә һәм шәһәр күренеше белән хозурланырга мөмкинлек бирә”, - дип өстәде ул.
Идеаль җәяүлеләр инфраструктурасының тагын бер билгесе - ул зур ябык шопинг-молларның булмавы. Э.Пеньялоса фикеренчә, шопинг-молл – ул кешеләр үзләрен бертигез дәрәҗәдә, күпкә уңайлырак хис иткән, мәсәлән, Манхэттендагы үзәк парк кебек җәмәгатьчелек киңлеге түгел.
Нью-Йорк Манхэттенны мисалга китереп, докладчы биналар арасындагы киңлекләрне төзекләндерүгә аеруча игътибар ясады: “Бинаның биеклеге әһәмиятле түгел, аның кырыенда машиналар туктап тормаган яхшы җәяүлеләр юлы, уңышлы фронталь дизайн, күп агачлар булуы мөһим – болар барысы да кешеләрнең урамда буласы килүе өчен җәлеп итеп торучылар”, - дип ассызыклады ул һәм слайдларда аларның киресе булган үрнәкләрне – күп күләмдә машиналар туктап торган ташлы джунглилар сурәте күрсәтте.
Казан өчен актуаль булган бөкеләр мәсьәләсенә килгәндә, танылган урбанист яңа юллар төзү аны хәл итмәячәген ассызыклады. “Казанга киң урамнар кирәк, тик шоссе түгел”, - дип билгеләде ул һәм машина кую урыннары санын чикләү, шул рәвешле кешеләрне җәмәгать транспортына күчеп утыруга этәрү тәкъдимен ясады. “80 пассажир йөртә торган автобус, салонында бер кеше булган машинага караганда 80 тапкыр күбрәк хокукка ия”, - диде ул.
Э. Пеньялоса Боготада җәмәгать транспорты системасының ничек төзелгәнлеген искә төшереп үтте. Аның тарафыннан уйлап табылган TransMilenio системасы трафикны 40%-ка киметергә ярдәм иткән һәм дөньяда иң яхшыларның берсе санала. Кечкенә “басеталар”га алмашка зур тизлекле күбрәк сыйдырышлы автобуслар килгән. Алар төп хәрәкәт юлыннан тулысынча аерылган автобус полосаларыннан йөри. “Бөкедә калган автобус – бу инде мәгънәсезлек”, - диде ул ачуы килеп.
Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Казанда яңа юллар һәм чишелешләр төзү транспорт мәсьәләләрен чишүдә вакытлыча чаралар булуы белән килеште. “Без уңайлы шәһәр киңлеге, яшел зоналарның, спорт мәйданчыкларының һәм яр буйларының күп булырга тиешлеге белән килешәбез”, - дип хәбәр итте ТР Президенты һәм Энрике Пеньялостан эксперт фикеренчә шәһәр хакимиятенә шәһәр киңлеген яхшырту өчен иң беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк икәнлеге белән кызыксынды.
ТР Президенты соравына җавап биреп Э. Пеньялоса, беренче чиратта, шәһәрнең киңлеккә үсешен туктатырга тырышу кирәклеген билгеләде. Эксперт фикеренчә, шәһәр мөмкин кадәрле дәрәҗәдә үзәккә таба үсәргә тиеш. “Тарихи үзәк – сезнең шәһәрнең хәзинәсе, биредә яхшы җәяүлеләр киңлеге барлыкка китерергә һәм җәмәгать транспортлары хезмәтен билгеле полосалар буенча оештырырга кирәк”, - диде ул һәм бөтен чараларны да берьюлы түгел, ә әкренләп кертергә киңәш итте. Хәзер беренче урында шәһәр өчен киң җәяүлеләр урамы һәм автобуслар хәрәкәте өчен эксклюзив полосалар төзү тора.
Чыгышын йомгаклап Э. Пеньялоса юл киңлегенең шәһәрнең иң кыйммәтле ресурсы булуын һәм аны дөрес билгеләргә кирәклеген тагын бер тапкыр ассызыклап үтте. Һәм күп вакытта әлеге билгеләү техник яки инженер чишелешләреннән тормый, ә сәясәт белән бәйләнгән. “Яхшы шәһәрдә хәерчеләр машинада йөрми, ә байлар җәмәгать транспортында йөри”, - дип йомгаклады ул.
Илсур Метшин экспертка дискуссиядә катнашканы һәм шәһәр проблемаларына аеруча игътибар биргәне өчен рәхмәт әйтте. Энрике Пеньялоса Казанга нәкъ менә аның шәхси чакыруы буенча килде. Алда кунакны студентлар, архитектура җәмәгатьчелеге һәм эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашу көтә.