Бу елның 11 ае дәвамында шәһәрдә Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә 71,3 млн. сум штраф салынган.
(KZN.RU, 9-нчы декабрь). Юлларны, ишегалды территорияләрен һәм тротуарларны тиешле дәрәҗәдә кардан һәм боз катламыннан чистартып тору – шәһәр хезмәт күрсәтү организацияләренең кышын үткәрергә тиешле беренчел чаралары. Административ-техник инспекция идарәсе, үз чиратында, әлеге эшләрнең үтәлеш сыйфатын нык контрольгә алырга тиеш. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
АТИИның бу елның 11 ае өчен булган эшчәнлеге, шулай ук кышкы сезонга әзерлек буенча тулы доклад белән бүлекчәнең башлыгы Әлфир Шәмсетдинов чыгыш ясады. Ул юкка чыгарылган чүплекләр саны, төзелеш мәйданчыкларын карап тоту хакында хисап тотты, шәһәрнең төзекләндерү кагыйдәләрен бозу өчен төзелгән беркетмәләр санын, алар өчен салынган штрафлар суммасын яңгыратты.
Шулай итеп, Ә.Шәмсетдинов мәгълүматларына караганда, Казанда 177 рөхсәтсез чүп җыелган урын ачыкланган (узган елны шул ук вакыт эчендә 186 территория ачыкланган). Бүгенге көндә рөхсәтсез җыелган чүп урынының 155-е бетерелгән, шул исәптән, 20 урын быел ел дәвамында икешәр мәртәбә чистартылган.
“Хәзерге вакытта шәһәрдә яңа оешканнарын исәпкә алып, чистартылмаган килеш 26 рөхсәтсез чүп җыелу урыны калган (21-е – Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында, 5-се – Казанның Совет районында), шулардан 19-ы муниципаль җирдә”, - дип хәбәр итте АТИИ башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, быел территорияләрне тиешле хәлдә карап тотмаган өчен, чүп җыелып, чүплек урыннары оешкан өлештә 284 беркетмә төзелгән, шулар буенча шәһәрнең Административ комиссиясе 1 миллион 250 мең сумга штраф салган.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрдә чүплекләр санының шактый кимүен билгеләде. Әмма шәһәрдә чүплекләр бөтенләй булмаска тиеш, дип саный ул. “Без җиңә алмаган мәсьәләләр түгел бу. Аларны бетерү буенча системалы эш алып барырга кирәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ә.Шәмсетдинов сүзләренә караганда, башка актуаль мәсьәлә булып төзелеш мәйданчыкларында киртәләр булу һәм аларның торышы, төзелеш мәйданнарыннан чыккан автотранспортны юуны контрольгә алу тора.
Төзелеш сезоны башында 116 объект Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә туры килмәгән, дип сөләйде ул. Бүгенге көндә 174 төзелеш объекты контрольгә алынган, шуларның 156-ысы – коммерция төзелеш объектлары һәм 18-е төрле социаль программалар буенча төзелә. Коммерция төзелешенең 57 һәм социаль төзелешнең 10 объектында тәртип бозулар теркәлгән.
Таләпләрне берничә мәртәбә үтәмәгән төзүчеләр арасында –Дубравная һәм Краснококшайск урамнары буенча үзләренең төзелеш мәйданнарыннан пычрак алып чыккан “Тандем-Д” ҖЧҖ һәм “Импэк” ҖЧҖ. Әлеге оешмаларның автотранспорт йөртүчеләренә административ материаллар төзү нәтиҗәле чара булган – төзүчеләр машиналар өчен өстәмә мойкалар урнаштырган һәм юлларны чистарту өчен өстәмә техниканы кулланылышка керткән.
“Свей” ҖЧҖ, “Кварт” ЯАҖ, “ИтильТехноСервис” ЯАҖ, “Победа” ТК ҖЧҖ, “Фон-Ривьера” ҖЧҖ – төзелеш мәйданнарын карап тоту кагыйдәләрен үтәмәгән оешмалар. Шулай ук узган елның антирейтингын әйдәп баручылар – “Бриз” ҖЧҖ һәм “Сувар Девелопмент” ҖЧҖ.
Төзелеш объектлары территорияләреннән пычрак чыгарган өчен административ хокук төзү турында 57 материал төзелгән. 2013 елда төзелеш объектлары буенча барлыгы 259 беркетмә теркәлгән, 13 млн 640 сумга штраф салынган.
“Эш бит төзелгән беркетмәләр санында түгел, – дип шәрехләде хәлне Илсур Метшин. – Төзелеш комплексы буенча зур эш алып барылганын күрәбез. Тәртип бозучыларга килгәндә, алар бик күп тә түгел – унлап эре уенчылар. Алар белән системалы рәвештә эш алып барырга кирәк. Шул ук “Бриз” – пунктуаль подрядчыларның берсе. Компания җитәкчеләре белән очрашырга, аңлашырга кирәк”.
Шәһәр башлыгы төзүчеләр белән эшне Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗановка һәм Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Альберт Салиховка йөкләде. “Җыелыгыз һәм төзелеш оешмаларына Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәү фактлары булмаслык итеп бурыч куегыз”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Чыгышын дәвам итеп, Әлфир Шәмсетдинов шуны да хәбәр итте, якындагы территорияне һәм урам-юл челтәрен тиешле хәлдә тотмаган өчен административ җаваплылыкка 623 хокук бозучы җәлеп ителгән, 16,35 млн. сумга штраф салынган. Узган елдагы кебек “Ак Барс Торг” ҖЧҖ һәм “Тандер” ЯАБ Казан филиалы объектларында берничә мәртәбә тәртип бозулар ачыкланган.
Кышын, Ә.Шәмсетдинов сүзләренә караганда, АТИИ хезмәткәрләре шәһәр территорияләрен кардан һәм боз катламыннан арындыру сыйфатын контрольдә тотуга аерым игътибар бирәләр – аерым алганда, тротуарларны, җәмәгать автортранспортының тукталыш мәйданчыклары, биналарның түбәләре һәм балконнарның козырекларына.
“Әлеге тәртип бозулардан тыш, кышын рөхсәт ителмәгән урыннарда, яшеллекләргә зыян китереп, кар җыю буенча, квартал эчендәге йөрү, юлларда һәм урам-юл челтәрендә тәртип бозулар еш ачыклана”, - дип төгәллек кертте Ә.Шәместдинов.
“Бүгенге көндә кышкы чорда юлларны карап тоту, якындагы территорияләрне, ишегалды территорияләрен кардан чистарту, һичшиксез, беренче планга чыга. Боз сөңгеләренең шәһәрлеләр башына төшүенә юл куярга ярамый. Шушы көннәрдә чираттагы көчле кар явуы булырга мөмкин, без теләсә-нинди шартларда эшкә әзер булырга тиеш. Шуны да әйтергә кирәк, балконнарына законсыз рәвештә куелган козырекларны хуҗалар кардан һәм боздан үзләре чистартырга тиеш икәнлекләрен искә төшерергә кирәк”, - диде Илсур Метшин.
“Шәһәрнең, аерым алганда, АТИИның бурычы кар һәм боз катламын чистарту мәсьәләсен нык контрольгә алудан гыйбарәт. Нык дигәне кисәтү белән генә чикләнмичә, аерым чаралар күрү, штраф салу, әлеге эшне ММЧ яктырту”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин, АТИИ җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп.
Белешмә
Бу елның 11 ае дәвамында Казанның административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре 22 меңләп объектны тикшереп чыкканнар. Казанның Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәү буенча ачыкланган тәртип бозулар нигезендә 7,5 мең беркетмә төзелгән – узган елның шул ук чора белән чагыштырганда 21%-ка күбрәк. Шулардан 65% артыграгы – физик затларга, 31% – вазыйфаи затларга һәм бары тик 3,5% – юридик затларга. 612 беркетмә (8% артык) кабат тәртип бозу өчен төзелгән.
Штрафлар 71,3 млн. сумга салынган, 31,3 млн сумы (44%) түләттерелгән