ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 9 декабря). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Нью-Йоркның Транспорт һәм үсеш институты президенты Энрике Пеньялоса белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Энрике Пеньялоса Татарстан башкаласына Илсур Метшин чакыруы буенча килде. 9-нчы һәм 10-нчы декабрьдә урбанистика өлкәсендә бөтендөнья әйдәүчеләрнең берсе булган белгеч дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, бизнес вәкилләре һәм студентлар өчен лекцияләр укыячак.
1998-2001 елларда, 8 миллион кешелек Колумбия башкаласы Богота мэры вазыйфасында вакытта, Энрике Пеньялоса шәһәрне тамырыннан үзгәртте, аны башкалар өчен үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрде. Хәзерге вакытта ул Нью-Йорк Транспорт һәм үсеш институты идарәсе рәисе вазыйфасында, Көньяк Калифорния архитектура институтының попечительләр советы әгъзасы, Лондон икътисад мәктәбенең консультатив комитеты әгъзасы, Пенсильвания университетының Шәһәр тикшеренүләре институты фәнни хезмәткәре.
Бүген очрашу барышында Энрике Пеньялосага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм бөтендөньяда атаклы һәм ихтирамлы белгеч ясаган лекцияләрнең һәм эксперт фикеренең Казанның заманча һәм тормыш өчен уңайлы шәһәр буларак үсешенә ярдәм итәр дип өметләнүен җиткерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.