Узган ялларда мини-фтубол, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм шахматлар буенча ярышлар узды.
(KZN.RU, 9-нчы декабрь). Казан Башкарма комитеты җыелмасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең II Республика спартакиадасында гомумкоманда зачетының алдынгысы булып тора, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев.
И.Фәхриев Республика спартакиадасының беренче этабы агымдагы елның гыйнвар аенда, чаңгыда узышу буенча ярышлар оештырылган вакытта узуын искә төшереп үтте. Ул вакытта Казан Башкарма комитеты җыелмасы 4-нче урынны алган иде. Үткән ял көннәрендә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре мини-футбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм шахматлар буенча иң көчлеләрне ачыклады.
Җиңел атлетика һәм мини-футбол буенча ярышлар Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узды. Җиңел атлетика буенча җыелмага ике ир-ат һәм ике хатын-кыз керде, аларга 4х100 метрлы эстафетаны йөгереп үтәргә кирәк иде. Йөгерү нәтиҗәләре буенча, беренче урынны икенче һәм өченче урын ияләрен Түбән Кама һәм Яшел Үзән вәкилләрен узып киткән Казан Башкарма комитеты җыелмасы яулады. Казан районнары администрацияләре җыелмасы бишенче урынны алды.
Татарстан башкаласы Башкарма комитетының мини-футбол командасы да үзенә тиңнәрне тапмады. Икенче урынны Мамадыш, өченче урынны Чистай җыелмасы алды. Өстәл теннисы ярышларында да Казан Башкарма комитеты җыелмасы лидерлар өчлегенең башында торды. Икенча урында – Спас районы, ә өченче урынны Түбән Камалар яулады.
“Шахмат ярышларында шулай ук Финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов җитәкчелегендәге Казан Башкарма комитеты җыелмасы җиңү яулады. Икенче урында - Актаныш командасы, ә Яр Чаллы җыелмасы өченче булды. Шулай итеп, бөтен 5 төр буенча гомумкоманда зачетында Казан Башкарма комитеты җыелмасы лидер булып бара. Икенче урында – Мамадыш районы, өченче Түбән Кама районы. Казан районнары администрацияләре җыелмасы әлегә 5-нче урында”, - дип билгеләп үтте Илгиз Фәхриев.
14-15-нче декабрьдә бадминтон, баскетбол һәм волейбол буенча ярышлар узачак.
“Без “Сәламәтлек бишьеллыгы” игълан иттек һәм шәһәр халкы әлеге программаны күтәреп чыкты. Тик без үзебезнең мисал аша спорт белән шөгыльләнүгә дөрес мөнәсәбәтне күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә беренчелекне саклап калу өчен бөтен көчне куярга кирәк. Беренче урынны алу – ул бер нәрсә, ә аны саклап калу – икенче. Тик Россиянең спорт каласы башкача булдыра алмый”, - дип йомгаклады Илсур Метшин.