Көн саен урамнарны кардан чистартуда 480-нән артык махсус техника катнаша.
(KZN.RU, 9-нчы декабрь). Декабрь башыннан алып Казанда айлык явым-төшем нормасының 76%-ы яуган. Көн саен урамнарны кардан чистартуда 480-нән артык махсус техника катнаша. Шул ук вакытта аеруча игътибарны хәрәкәт булган юлларга гына түгел, ә җәяүлеләр йөри торган юлларга, ишегалларын чистартуга да бирергә кирәк. Бөтен шәхси оешмалар да карны чыгару һәм утильләштерү турында килешү төзергә һәм үз мәйданын тәртиптә тотырга тиеш, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Башкарма комитет рәисе урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, 1-нче һәм 8-нче декабрь аралыгында Татарстан башкаласында 29 мм явым-төшем яуган, ул исә декабрь ае уртача нормасының 76%-ын тәшкил итә.
“Көн саен урамнарны чистартырга уртача 488 махсус техника берәмлеге чыга, шул исәптән 102 катнаш юл машиналары да. Кышкы чор башыннан шәһәр урамнарыннан 18,5 мең тонна кар чыгарылды, 12 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылды. Шул исәптән 7,5 мең тонна комлы-тозлы катнашма һәм 4,5 мең тонна реагент сарыф ителде. Утыртылган яшел агачларны кышкылыкка әзерләү эше тәмамланды. Агачлар, тирә-як тәэсирен киметү өчен, махсус материал белән бәйләнде”, - диде Игорь Куляжев.
Аның сүзләренчә, аеруча игътибар җәяүлеләр йөрү юлларын чистартуга юнәлдерелә. Көн саен җәяүлеләр зонасына 500-гә якын эшче һәм 30 берәмлек кечкенә техника чыга.
Узган тәүлек буена Казан урамнарыннан 1242,5 тонна кар чыгарылган. Чистартуда 227 юл эшчеләре һәм 239 махсус техника катнашкан.
“Техника безне уңайсыз хәлдә калдырмас дигән ныклы ышаныч бар, тик безнең өчен төп сынаулар әле алда. Юлларда хәлләр начар булмаса да, ишегалларында бар да тәртиптә түгел. Миңа интернет-кабул итүгә зарланулар килә. Кибетләр, офислар, банклар, метро станцияләре һәм трафик артык булган башка урыннар янындагы җәяүлеләр юлларын чистарту буенча эш системасын җайга салу зарур”, - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры район башлыкларына шәхси оешмалар белән карны чыгару турындагы килешү төзү мәсьәләсе буенча эшләр алып бару хакында күрсәтмә бирелгәнлеген искә төшереп үтте.
Яңа-Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев сүзләренчә, бөтен эре сәүдә оешмалары, алар арасындагы “Савиново”, “Парк Хаус”, “Ривьера” һ.б. милекчеләре белән җыелыш уздырганлыгы хакында хәбәр итте. “Карны чыгару турында килешү барысы белән дә төзелде. Моннан тыш, карны утильләштерү турындагы килешү төзү принципиаль позиция булып торды”, - дип билгеләде Тимур Алибаев.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттәхов җыелышлар нәтиҗәсе буларак 152 килешү төзелүен, әлеге күрсәткечнең узган елдагыдан 34-кә күбрәк булуын ассызыклап үтте. “Коммерция объектлары милекчеләре белән аралашу барышында без шундыйрак проблема ачыкладык: аларның күбесе үз мәйданнарының чикләрен белми. Ызанлау оешмалары белән берлектә без кирәкле булган аңлату эшләре алып бардык һәм хәзер карны чистарту күзәтү астында тора”, - диде ул.
Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов сүзләренчә, агымдагы елда подрядчы оешмалар милекчеләре белән 180 килешү төзелгән. Аларның күбесе Бауман һәм Петербург урамнарындагы җәяүлеләр юлларын чистарту турында. Күп милекчеләр карны чистарту турында коммерция оешмалары белән төзелгән килешүләрен күрсәтә. “Атна ахырына кадәр әлеге бөтен килешүләр дә тикшереләчәк”, - дип ышандырды А.Лобов.
Совет районы башлыгы Рөстәм Гаффаров кыш башыннан 43 килешү төзелгәнлеген, якын арада тагын 4-се имзаланачагын ассызыклап үтте.
“Без килешүләрне муниципаль оешмалар белән төзүне таләп итмибез. Милекчеләр аларга кем белән хезмәттәшлек итү отышлырак икәнлеген үзләре сайларга тиеш. Тик бөтен милекчеләр дә шуны аңласын: мәйданны куллану хокукы белән бергә аны тәртиптә тоту бурычы да барлыкка килә. Үз мәйданыңдагы карны кеше мәйданына, мәсәлән, юлга, муниципаль хезмәтләр чистартыр дип өметләнеп, эттерү дөрес түгел. Ялган килешүләр үткәндә калырга тиеш. Шәһәр Думасы тарафыннан кабул ителгән төзекләндерү кагыйдәләре бар һәм әлеге кагыйдәләр тайпылышсыз сакланырга тиеш”, - дип йомгаклады Илсур Метшин.