ТР башкаласы Мэры узган ел трамвай астына эләккән мәктәп укучысы белән очрашты.
(KZN.RU, 4-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин 19-нчы номерлы гимназия укучысы Луиза Закирова белән очрашты. Бер ел элек ул трамвай астына эләккән иде, хәзерге вакытта ул коточкыч авариядән соң реабилитация үтә. Луизаның әти-әниләре Илсур Метшинга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен җиткерделәр.
“Миңа укытучылар да, балалар да, табиблар да язды. Луиза өчен борчылган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә, ни генә дисәк тә биредә безнең ярдәм генә булмады. Әлеге борчу янында бөтен шәһәр халкы берләште. Казанда шундый ачык кешеләр яшәве минем өчен бик тә кыйммәтле. Кешегә авыр чакта аңа булышырга омтылулары мине тәэсирләндерде”, - дип билгеләде Илсур Метшин Закировлар гаиләсе белән очрашу вакытында.
Әлеге һәлакәт 2012 елның 14-нче ноябре иртәсендә була. Мәктәпкә барганда Луиза трамвай юлы аркылы чыга, таеп китә дә состав астына эләгә. Ул бот өлешенең ачык сынуы белән Республика клиник хастаханәсенә озатыла. Кызганычка, хирург катнашуы таләп ителә, һәм кызның аягына оча сөяге-бот суставыннан ампутация ясыйлар.
Коточкыч фаҗига турындагы яңалык мизгел эчендә таралып өлгерде, һәм күп кенә казанлылар әлеге хәтәр тирәсендә берләштеләр. 19-нчы номерлы гимназия укучылары Луизага ярдәм йөзеннән акча җыюлар оештырды. Кызның гомеренә битараф калмаган гимназия укытучылары һәм казанлылар аңа даими рәвештә ярдәм итте. Илсур Метшин шулай ук Луизаны дәвалауны оештыруда булышлык күрсәтте.
Луизаның әти-әнисе – Рөстәм һәм Лилия Закировлар – Казан Мэры белән очрашу һәм күрсәтелгән ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерү теләге белән чыктылар.
Луизага 6 операция ясалды, шуларның 2-се – Казанда, калганнары – Германиядә. Кызга операцияне профессор Махенс ясады, ул үз вакытында Россия бобслеисткасы Ирина Скворцованың да аягын саклап калган иде. Тирә-юньдәгеләрнең булышлыыннан башка Закировлар гаиләсе тулы дәвалану курсын уза алмаган булыр иде. Кыз өчен заманча протез әзерләнгән, хәзер исә ул, аның сүзләренә караганда, өр-яңадан йөрергә өйрәнә.
Гимназия коридоры буенча үтеп, Луиза үзендәге прогрессны Илсур Метшинга да күрсәтәсе килде. “Башта мине култык таяксыз һәм башкаларның ярдәменнән башка йөрергә өйрәттеләр. Хәзер исә артка таба йөрергә һәм баскычтан менәргә өйрәнергә кирәк”, - дип аңлатты Луиза.
Лилия Закирова билгеләп үткәнчә, аның кызына тагы бер мәртәбә Германиягә протез куючы белән очрашуга барырга кирәк, ул алга таба реабилитацияне нинди юнәлештә алып барырга кирәклекне билгеләячәк.
Кызның әти-әниләре белгечлекләре буенча табиблар, шуңа да операцияләрдән соң реабилитация барышының никадәр авыр икәнлеген яхшы аңлыйлар. “Үзебез өчен кызыбызны өр-яңадан ачтык, ул герой икәнлегенә төшендек. Шул ук вакытта без Казанны да яңадан ачтык, биредәге халык та безгә ярдәм кулын сузды. Илсур Рәисович, без сезгә һәм барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтлебез”, - диде Луизаның әти-әнисе.
Мэр югары сыйныф укучысының алга таба планнары белән кызыксынды. Луиза психолог булырга хыяллана икән.
“Син молодец. Синең елмаюың безне шатландыра. Шундый тормышны яратучан булып кал, без синең уңышларыңны игътибар белән күзәтеп барачакбыз”, - дип Луизаның күңелен күтәрде Мэр.