Тиздән биредә шәһәрдәге иң зур ачык шугалак ачылачак.
(KZN.RU, 3-нче декабрь). “Казан-Арена” футбол стадионы янындагы территориядә бушлай шугалак ясалачак. Кышкы мәйданчыкның әзерлеге белән Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин танышты.
Шәһәр җитәкчесен РФ Дәүләт Советы депутаты, “Нәфис” ширкәтләр төркеме милектәше Ирек Богуславский (әлеге проект аның химаясе астында тормышка ашырыла), шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев, “Казан-2015” автономияле коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры урынбасары Игорь Сивов озата йөрделәр.
Шугалакны оештыру белән “Нәфис” ширкәтләр төркеме шөгыльләнә. Ирек Богуславский билгеләп үткәнчә, гомуми мәйданы 2 га булган күңел ачу мәйданчыгы берничә зонага бүленгән – күпләп шуу өчен зона, балалар командалары арасында ярышлар үткәреп булырлык зона. Моннан кала, балалар зонасын ясау да көтелә, биредә аниматорлар да эшләячәк.
Шугалакка килүчеләр өчен җылытылган прокат пункты төзелеп килә, биредә 3,5 мең пар тимераяк булачак, җылы ризык белән дә тукландыру көтелә. Шулай ук шугалаклы комплекста концерт мәйданчыгы һәм Яңа ел чыршысы монтажлана. Нәкъ менә биредә 31-нче декабрьдән 1-нче гыйнварга каршы төндә казанлылар 2014 елгы Олимпиада Утын каршы алачаклар.
Ирек Богуславский сүзләре буенча, шундый зур масштабтагы чарада иминлекне тәэмин итү оештыручыларны борчыган мәсьәләләрнең тагы берсе булып тора. Илсур Метшин биредә шәһәр хакимияте дә булышачаклыгына ышандырды. “Массакүләм чаралар оештыру ягыннан безнең тәҗрибәбез шактый зур. Соңгы 5 елда без иминлекне тәэмин итәргә дә өйрәнеп беттек. Мисал өчен, “Тынычлыкның яратылышы” фестивале вакытында без 120 меңлек кеше булган чараны башкарып чыга алдык. Универсиаданың ачылышы һәм ябылышы вакытында 45 меңлек тамашачының иминлеге тәэмин ителде”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Шәһәр җитәкчесе күргәннәреннән канәгать калды, бигрәк тә - шугалакның моңарчы күрелмәгән зурлыгы шаккаттырды. “Шугалак безнең эшмәкәрлекнең киңлегенә туры килә”, - дип мөрәҗәгать итте ул “Нәфис” ширкәтләр төркеме вәкилләренә.
“Дөресрәге, безнең шәһәр һәм республика киңлегенә”, - дип төгәллек кертте Ирек Богуславский.
Шугалак казанлыларны декабрь ахырына кадәр үк кабул итә башлар дип көтелә.