Федераль программа 2013 елда моңа кадәр ябылган 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясен яңартуны, шулай ук эшләп килүче балалар бакчаларында 9 төркемне ремонтлауны күздә тота.
(KZN.RU, 2-нче декабрь). Казанда мәктәпкәчә учреждениеләрдәге чиратларны бетерү буенча федераль программалар (“юл картасы”) кысаларында 2013 елда төзелә башлаган беренче 7 балалар бакчасын 2014 ел башында төзеп бетерү планлаштырылган. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин бүген “эшлекле дүшәмбе”дә хәбәр итте. “Безнең төп бурыч – кыска вакыт эчендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзү генә түгел, ә эшләрне сыйфатлы башкару да. Балалар бакчаларына чират – иң актуаль һәм киеренке мәсьәләләрнең берсе. Бу Мэриянең Интернет-кабул итү бүлегенә һәм почтага мөрәҗәгатьләрдән күренә”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Яңа балалар бакчаларын төзүдән тыш мәктәпкәчә учрежденияләрдәге чиратларны бетерү буенча федераль программа 2013 елда моңа кадәр ябылган 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясен яңартуны, шулай ук эшләп килүче балалар бакчаларында 9 төркемне ремонтлауны күздә тота. Программа кысаларында барган эшләр барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
“Татинвестгражданпроект” проектлары кысаларында балалар бакчалары төзү эшләре Нокса авышлыгы, Ломжа урамында, Әбсәләмов һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендә, Симонов урамында (подрядчысы – “Ак таш” ҖЧҖ), Шамил Усманов урамында Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче номерлы гимназия белән комплекслы рәвештә (подрядчысы – “Бриз” ҖЧҖ), Айтматов һәм Гаврилов урамнарында (“Казан” ҖЧҖ) бара. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, объектлар балалар бакчаларына чират иң күп булган районнарда буш булган җир участокларында төзелә.
Быел ”Бәләкәч” программасын гамәлгә кую тәҗрибәсе дә исәпкә алынган, анда җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзүне подрядчы оешмалар алып барды. Ул вакытта мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә әлеге челтәрләрне техник тәэмин итү өчен өстәмә чыгымнар өстәлде. Бу юлы челтәрләр төзелешен челтәрләр компаниясе чынга ашырачак.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, төзелеш эшләренең соң гына башланып китүенә карамастан (чынбарлыкта ул 5-нче октябрьдә башлана), кайбер объектлар инде югары әзерлек дәрәҗәсендә. Шулай, Нокса авышлыгында һәм Ломжа урамнарында булачак балалар бакчалары стеналарын салу эше тәмамланган, соңгы эшкәртү алып барыла. Ш.Усманов урамындагы объектта стеналар салу эшләре тәмамланып килә, калган объектларда нигез салу, подвал өлешен каплау эшләре тәмамланган, беренче һәм икенче катларда дивар салу һәм бүлмәләрне аеру эшләре дәвам итә.
Болотников урамы, 17а, Зорге урамы, 71, Агрономия урамы, 128, Һади Такташ урамы, 81, Спартак урамы, 121-нче йортларда урнашкан балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 580 өстәмә урын барлыкка киләчәк. Өстәмә төркемнәр 9 балалар бакчасында барлыкка киләчәк: 212, 157, 376, 88, 381,59, 399, 233 һәм 402-нче номерлыларда. Өстәмә төркемнәрне төзекләндерү һәм оештыру өчен 97,6 млн.сум бүлеп бирелә. Әлеге объектларда генподрядчы булып “Ремонстройсервис” ЯАҖ тора.
Илсур Метшин ТР Хөкүмәте Йортында узган җыелыш нәтиҗәләрен искә төшерде һәм төзүчеләрнең авыр шартларга куелуын билгеләп үтте: 5-нче октябрь – төзелеш эшләрен башлап җибәрү өчен иң яхшы вакыт түгел. “Бу хәлгә гаеплелеләргә ТР Президенты үз бәясен әйтте инде. Әлеге батырлык һәрвакытта да рәхәт түгел – тыныч режимда август аенда ук башлап булган килеш төнлә дә, көндез дә эшләргә туры килә. Шулай да программаны гамәлгә куюда эшләрне оештыру буенча үрнәк буларак нәкъ менә Казан билгеләнеп үтә”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.