Төзелеп килә торган яңа 7 балалар бакчасына җитәкче сайлау максатыннан оештырылган конкурсның соңгы этабы бу атнада була.
(KZN.RU, 2-нче декабрь). Төзелеп килә торган яңа 7 балалар бакчасына җитәкче сайлау максатыннан оештырылган конкурсның соңгы этабы бу атнада була. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин җиткергәнчә, соңгы турга барлыгы 16 кеше үткән. Алар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең концепцияләрен тәкъдим итәргә тиеш булачаклар. Яңа җитәкчеләр 10-нчы декабрьдән соң билгеле була. Казан Мэры аларны яңа балалар бакчаларын төзүче подрядчылар белән элемтәгә кертергә кушты.
“Бәләкәч” республика программасын тормышка ашырган вакытта системаның нәтиҗәлелеген без күрдек: әле төзелеп кенә килә торган мәктәпкәчә белем бирә торган учреждениеләрнең төзелеш эшләренең сыйфатын контрольдә тотылды, конкрет балалар бакчасының үрнәк объекты концепциясе буенча үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр”, - дип билгеләде бүген Мэр эшлекле дүшәмбе вакытында.
“Мәктәп директоры һәм балалар бакчасы җитәкчесе барысын да хәл итә торган кадрларга ачык мисал булып тора: алар төзелеш сыйфатыннан алып учреждениедә барлыкка киләчәк атмосферага кадәр җаваплы. Безгә әлеге мәсьәләгә җитди якын килү сорала: биредә сүз 150-240 балаларга исәпләнгән балалар бакчасының коллективын җитәкләү турында бара”, - дип ассызыклады Мэр. Шәһәр җитәкчесе республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан белгечләр чакырырга кушты, шулй ук “профильле белгечлекләр” буенча укый торган студентларын Казандагы балалар бакчаларының тәҗрибәле җитәкчеләреннән бер еллык стажировкаларда “тәрбияләргә кирәк”, дигән тәкъдим белән чыкты.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның октябрь башында Казанда 840 балага исәпләнгән 7 яңа балалар бакчасының төзелешенә старт бирелде. Шуларның 5-се регионнардагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре федераль үсеш программасы кысаларында төзелә, 2-се – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләренә булышлык итү прораммасы буенча (федераль бюджет кредиты исәп-хисабына). Әлеге 7 балалар бакчасына җитәкче вазифасын башкаруга конкурс 1-нче ноябрьдә старт алды.