Бозлавыкка каршы көрәш өчен 750 тонна реагент кулланылган.
(KZN.RU, 2-нче декабрь). Шәһәр юл хезмәтләренең юлларны бозлавыкка каршы эшкәртүгә җаваплы каравы нәтиҗәсендә быел Казанда “калайчылар көне” булмады. Бу хакта бүген Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәбе вакытында Казан буенча ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, начар һава шартлары булуга карамастан, соңгы атна эчендә юл-транспорт һәлакәтләре санының артып китүе күзәтелмәгән. “Көн саен уртача 300 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, кичәге тәүлектә 176 юл һәлакәте теркәлгән”, -диде ул.
Башкарма комитет җитәкчесенең Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, узган атнада техниканың тәүлек буена чыгуы уртача 293 берәмлекне тәшкил иткән, шул исәптән 89 катнаш юл машиналары эшкә җигелгән. Иртәнге бозлавыкларны булдырмас өчен, юлларны вакытында карап тоту оештырылган. Кышкы чор башланганнан алып барлыгы 4,5 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган, аларның 750 тоннасы – реагент.
Тротуарларны һәм җәяүлеләр кичү юлларын чистарту өчен 400 юл хезмәте эшчеләре һәм 12 махсус тротуарларны чистарту техникасы эшкә җигелгән. “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең бөтен станционар кар эретү пунктлары да гадәти режимда эшләде һәм кар кабул итергә әзер”, - дип хәбәр итте А.Лобов.
Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, узган атна буена 15 мм явым-төшем булган, аерым алганда, кышның беренче көне – 1-нче декабрьдә 6 мм кар яуган.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьнең явым-төшемнәр буенча айлык нормасы 44 мм тәшкил итә, чынбарлыкта исә шәһәрдә барлыгы 31 мм яуган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә шәһәрдән 730 тонна кар чыгарылган. Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, чыгарылган карның күләме әлегә күп түгел, тик алда көчле кар явулар бар, ул вакытта тәүлегенә 5-тән алып 15 мең тоннага кадәр кар чыгарылырга мөмкин. “Юл хезмәтләре һәм төзекләндерү оешмалары беренче карны тиешле дәрәҗәдә каршы алды дип саныйк, тик төп сынаулар әле алда”, - дип ассызыклады ул.
Шәһәрнең торак оешмалары да кышкы режимга күчте. Узган атнада көнлек режимда йорт алдындагы мәйданнарны 1650 җыештыручы чистарткан, 60 берәмлек махсус техника эшкә җигелгән. “Ишегалларындагы мәйданнарда бозлавыкка каршы эшкәртү эшләре турында шелтә белдерәсе килә, район администрацияләренә әлеге эшне күзәтчелек астына алырга кирәк”, - дип билгеләп үтте А.Лобов.