Казанда Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды.
(KZN.RU, 2-нче декабрь). Татарстан башкаласында яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре башланды. Бүген шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласын бәйрәм рухында бизәүне иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. “Халыкара чаралар уздырган вакытта шәһәребезнең нинди матур була алуын күрдек, хәзер исә шәһәр халкын һәм кунакларны урамнарның яңа ел бизәлеше белән сөендерер вакыт”, - дип ассызыклады ул.
Казанның төп чыршысы быел, узган елдагы кебек үк, Меңьеллык паркында урнаштырылачак, дип сөйләде киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева. Чыршыны тантаналы рәвештә ачу 25-нче декабрьгә планлаштырылган. Төп чыршыдан тыш тагын 80 чыршы һәм чыршы шәһәрчеге ачылачак, узган ел белән чагыштырганда 10-га күбрәк дигән сүз бу. Аерым алганда, 22 чыршы шәһәрчеге Киров һәм Мәскәү районнарында, 19-ар – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында, Вахитов һәм Идел буе районнарында, 20 – Совет районында барлыкка киләчәк.
Шәһәр башлыгы ассызыклап үткәнчә, бөтен 80 чыршы шәһәрчегенең дә эшләве бертигез дәрәҗәдә мөһим. “Безнең өчен үзәк яисә беренчел чыршы комплекслары юк. Һәрбер чыршы шәһәрчеге узган ел белән чагыштырганда әйбәтрәк булырга тиеш”, - диде ул.
Районкүләм комплекслар программасында театральләштерелгән тамашалар, яшьләрнең бию һәм күңел ачу программалары, спорт уеннары, кышкы бәйгеләр һәм күңел ачулар булачак. Кышкы каникул көннәрендә чыршы комплексларында тематик программаларның үткәрелүе планлаштырылган, дип хәбәр итте Л.Фазлыева.
Узган ел белән чагыштырганда чыршыларның сан ягыннан күбрәк булуы “Яшел рекорд” проектының гамәлгә куелуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Быел, узган елдагыча, берничә зур чыршы утыртылды, алар Яңа елга бизәлеп, халык бәйрәме үткәрү өчен тулы бер мәйдан булып торачак. Районнар администрацияләреннән тыш шәһәрне бизәүгә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре җәлеп ителгән. Алар арасыннан иң-иңнәре иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча үзара көч сынашачак.
Яңа ел бәйрәмнәренең төп чарасы булып 31-нче декабрь көнне “Казан-Арена” стадионы янындагы территориядә узачак Олимпиада Утын каршылау чарасы булачак. Ләйлә Фазлыева мәгълүматларына караганда, бу көнне биредә шәһәр халкы өчен бәйрәм оештырылачак, программа төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән.
Казанның нәкъ Яңа ел төнендә күп халык катнашындагы чаралар үткәрү тәҗрибәсе инде бар. Исегезгә төшерәбез, узган елда шәһәребез “Россиянең яңа ел башкаласы” федераль проектының бер өлеше булды, күбесе Яңа елны Меңьеллык паркында каршылады. Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, казанлылар инде хәзердән үк, Яңа елны “Казан-Арена” стадионы янындагы бәйрәм кысаларында, урамда каршылау теләген белдергән.
Илсур Метшин халык күп катнаша торган бәйрәм урыннарында куркынычсызлык мәсьәләсен тиешле дәрәҗәдә үткәрүне йөкләде. “Чыршы шәһәрчекләренең сакланышын гына түгел, ә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте ул РФ ЭЭМ Казан буенча Идарәсе башлыгы В.Красильниковка.
Казанлыларны транспорт белән тәэмин итү 30-нчы декабрьдән башлап 8-нче гыйнварга кадәр ял көннәре графигы нигезендә оештырылачак. Яңа ел төнендә һәм Сочельникта (7-нче гыйнвар 1.30 сәгатьтә Казанның православие храмнарына пассажирлар транспорты махсус җибәреләчәк) транспорт төнге 2-гә кадәр йөриячәк. Күчмә составның 2014 елның 1-нче гыйнварына иртәнге чыгышы ял көненә расланган графиктан ике сәгатькә соңрак чыгып, кичке вакытын озайтып – төнге 11-гә кадәр булачак. “Шәһәр хезмәтләре өчен яңа ел бәйрәмнәре – зур хезмәт һәм җаваплылык чоры. Автотранспорт һәм төзекләндерү оешмаларыннан тыш, төп авырлык район администрацияләренә, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиясе, торак оешмаларына төшә. Бу һичшиксез, шәһәр хезмәтләренең ныклыгын тикшерү. Шуңа карамастан, без шәһәр халкы өчен истә калырлык бәйрәм оештырырга һәм бәйрәм рухы булдырырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.