Бүген Казан шәһәре Думасының XXVII сессиясе барышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков депутатларга Казанның яңа прокурорын Рәфкать Уразбаевны тәкъдим итте.
(KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Бүген Казан шәһәре Думасының XXVII сессиясе барышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков депутатларга Казанның яңа прокурорын Рәфкать Уразбаевны тәкъдим итте.
И.Нәфыйков шуны хәбәр итте, Рәфкать Уразбаев шәһәрнең прокуроры вазифасына Россия Федерациясе генераль прокурорының 2013 ел 27 ноябреннән булган боерыгы нигезендә билгеләнгән. “Кичә, 28 ноябрь көнне Рәфкать Шәфкать улы шәһәр прокуратурасының коллективына тәкъдим ителде”, - диде ТР прокуроры.
Рәфкать Уразбаев 1955 елның 4 ноябрендә туган. И.Нәфыйков билгеләгәнчә, әлеге вазифага билгеләнгән прокурор “зур тормыш һәм эш тәҗрибәсенә ия”. Татарстан прокуроры РәфкатьУразбаевны максатчан һәм нык торучан кеше итеп характерлады. “Ул кырыс, әмма гадел”, - дип билгеләде Илдус Нәфыйков.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Илдус Нәфыйковка рәхмәтен белдерде. “Рәфкать Шәфкать улын зур профессионал буларак беләбез. Шәһәрнең прокурор вазифасында эшләячәк кешенең читтән булмавы сөендерә”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы һәм Р.Ураәбаевка уңышлы, нәтиҗәле эш теләде.