Казан Мэры 2013 елгы Универсиаданы әзерләгән һәм үткәргән өчен бүләкләр тапшырды
Бүләкләү чарасы Казан ратушасында узды.
(KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Бүген Казан шәһәре Думасының XXVII сессиясе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр үсешенә шактый зур өлеш керткән, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашканнарга бүләкләр тапшырды.
13 кешегә Казан шәһәренең Мактау грамотасы тапшырылды һәм Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте белдерде.
Моннан тыш, 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарын әзерләү һәм үткәрүдә катнашкан 2 компаниягә Казан шәһәре Мэрының рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар – “Арт-флаг” ҖЧҖ һәм 2 катлы автобуслардагы экскурсияләр операторы “City Sightseeing Russia”.