Гаилә төркемнәре - балалар бакчаларына чиратны бетерү юлларының берсе, дип саный Казан Мэры.
(KZN.RU, 28-нче ноябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин мәктәпкәчә белем бирүнең альтернатив формасы белән танышты. Шәһәр җитәкчесе Мирный бистәсендәге 139-нчы номерлы балалар бакчасының гаилә төркемендә булып кайтты.
Шәһәр башлыгы гаилә төркемнәренең балалар бакчаларына булган чират проблемасын хәл итү вариантларының берсе икәнлеген билгеләде, әмма шәһәр хакимияте өчен яңа балалар бакчалары төзү өстенлекле мәсьәләләрдән булып калганын әйтте.
“Миләшкәй” дип исемләнгән гаилә төркеме 6-нчы Дәүләки урамы буенча 37 номерлы торак йортта урнашкан. Биредә күпбалалы Альберт Гыйльфанов һәм Лилия Рәхиева яшәп яталар. Аларның олы уллары Булатка – 10 яшь. Игезәкләр Салават белән Сафинага – 1, 5 ай.
Илсур Метшин ата-анадан әлеге идеянең ничек барлыкка килүе хакында кызыксынды. Яшь ана балалар бакчасына чиратка басарга килгәч, Идел буе районының 139-нчы номерлы балалар бакчасы мөдире Эльза Сафинаның балалар бакчасында гаилә төркеме булдыру идеясен тәкъдим иткәнен хәбәр итте.
“Ирем белән киңәшләшкәннән соң - ә ни өчен әле юк?”, - дип дәвам итте сүзен бер үк вакытта тәрбияе һәм әни ролен үтәгән ханым. Гаилә төркеме күпбалалы гаиләнең йортында бу елның 1 сентябрендә ачылган. Ана-тәрбияче югары педагогик белемгә ия, ул “Инглиз һәм гарәп теле укытучысы” белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта ул башкарган хезмәте өчен аена 15 мең сум ала.
Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин гаилә балалар бакчасы оештыру өчен әти-әниләрдән заявка һәм берничә таләп үтәлүе шарт булуын аңлатып узды. Шулар арасында – тиешле торак шартлары, яхшы гаилә, шулай ук ана кешенең педагогик белемгә ия булуы. Шул ук вакытта, И.Һадиуллин билгеләп узганча, соңгысы аның кадәр үк мәҗбүри түгел. “Профильле белем хуплана. Әмма, әгәр ул юк икән, әни кеше яңадан укытуны уза ала”, - диде И.Һадиуллин.
Ул шуны да хәбәр итте, бүгенге көндә Мәгариф идарәсендә күпбалалы гаиләләрдән гаилә балалар бакчалары оештыру өчен 10 гариза килеп ирешкән. “Заявка килгәннән соң, без комиссия булдырабыз, белгечләр торак шартларын өйрәнеп кайталар, ә әти-әниләр психология буенча махсус тестлар уза. Комиссия составына психолог, педагог, табиб, балалар бакчасы мөдире керә. Ахырда без гаилә балалар бакчасы оештыру мөмкинлегенә карап йомгак чыгарабыз”, - дип тәфсилләп сөйләде И.Һадиуллин.
Балалар бакчасының гаилә төркемендә ясле баласыннан алып, 3-7 яшьлек балалар (бина мәйданына карап) тәрбияләнә ала. Атнага бер мәртәбә тәрбияче әти-әниләргә норма буенча тиешле продуктлар бирелә. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин булып кайткан гаилә балалар бакчасына үз игезәкләреннән тыш тәрбияченең бертуганының кызы – Ясминә Василова (1,2 яшь) йөри.
Лилия Рәхиева сөйләп узганча, ул сабыйларга балалар бакчасында төзелгән меню нигезендә ашарга әзерли. Балалар көненә 4 тапкыр ашатыла. “Балалар әле бик кечкенә, әмма без балалар бакчасындагы сыман режимны үтәргә тырышабыз”, - дип сөйләде ул.
Мэр сабыйлар белән дәресләрнең ни рәвешле узуы турында сорашты. “Без балалар бакчасы раслаган программалар буенча шөгыльләнәбез”, - диде ана-тәрбияче. Саф һавада хәрәкәтле уеннар өчен зур булмаган төзекләндерелгән мәйданчык бар.
Бүгенге көндә Казанда 21 гаилә балалар бакчасы исәпләнә. “Бирегә, нигездә, тәрбиячеләрнең үз балалары, туганнарының һәм күршеләренең балалары йөри”, - дип төгәллек кертте И.Һадиуллин. Мондый балалар бакчаларының күпбалалы гаиләләр өчен әйбәт матди ярдәм икәнен дә билгеләде. Шуны да әйтергә кирәк, мондый төркемнәрдә тәрбиячеләрнең уртача хезмәт хакы 15-20 мең сум тәшкил итә.
Илсур Метшин балалар бакчасының гаилә төркеменең уен бүлмәсен, йокы бүлмәсен, аш бүлмәсен карап кайтты:. Шәһәр башлыгы гаиләгә өй спорт комплексы сатып алу өчен сертификат, ә күпбалалы гаиләнең өлкән улларына – “Lego” конструкторы бүләк итте.