2012 елда “Яшел рекорд” кысаларында шәһәр буенча 2656 мәйданчык яшелләндерелгән.
(KZN.RU, 27-нче ноябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Яшел рекорд” кысаларындагы 100 меңенче агачны утыртты, билгеле булганча проект 2012 елның көзендә нәкъ менә аның инициативасы буенча старт алган иде.
Бу елда шәһәрне яшелләндерү кампаниясенең “финиш сызыгы” булган аллея агымдагы елның җәендә ачылган “Казан” гаилә үзәгенең территориясен тагы да ямьләндереп җибәрде. 67 юкә һәм 3 чыршы агачын утыртуда проектны тормышка ашыруда аеруча активлык күрсәткән предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук экологик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Бу елда үзләренең “алтын” һәм “бриллиант” туйларын билгеләп үтүче парлар шулай ук чараның кунаклары булды.
“100 меңенче агачны утырту – безнең өчен әһәмиятле вакыйга. Бездә моңарчы булган 225 мең агачка шуның кадәрнең яртысын өсти алдык. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, болар кечкенә үсентеләр түгел, ә зур булып үсә торган агачлар, аларның чыныгып-үсеп китүләре дә 95%-ны тәшкил итә. Программаны тормышка ашыру эшләре 2012 елда башланды, шул чакта без беренче кыюсыз адымнарыбызны атладык. Ул вакытта без республика җитәкчелегенә шәһәрдәге 300 меңнән артык машинага 200 меңләп кенә агач туры килүен җиткерергә теләдек. Шөкер, ТР Президенты безнең тәкъдимне хуплады һәм “Яшел рекорд”ка үз фатихасын бирде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Яшел рекорд” проекты кысаларында шәһәрдәге яшелләндерүнең масштабы зур әһәмияткә ия. Шуны да әйтү җитә: проект башланганчыга кадәр, елына 8-14 мең агач үсентесе генә утыртыла иде, алары да гади генә, ә зур булып үсә торган агачлар түгел.
Казан Мэры агач һәм куаклар утыртуда катнашкан барлык преприятиеләргә дә рәхмәтен белдерде. “Яшел рекорд” проекты халыкны, студентларны, экологик җәмәгатьчелекне, 150-дән артык предприятиене берләштерүгә иреште. “Барлык катнашучыларга да рәхмәтемне җиткерәм. Шулай да 100 мең агач утырту – бу әле башлану гына. Киләсе 2 сезонда куелган планканы узарбыз һәм 200 меңнән артыграк агач утыртырбыз, дип уйлыйм”, - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.
Агымдагы елда бергә яши башлаганнарының 50 еллыгын билгеләп үтәчәк парлар бүгенге чараның мәртәбәле кунаклары булды. Илсур Метшин аларны “алтын” туйлары белән котлады һәм декоратив бүлмә гөлләренең үсентеләрен бүләк итте.
“Юкка гына бирегә 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән “алтын” парларны чакырмадык. Шушы 50 ел эчендә мәхәббәтнең кечкенә генә үсентесе балалар һәм оныклары булган нык гаиләгә әйләнгән. Без дә “Яшел рекорд”ның шушы символны гәүдәләндерүен теләр идек”, - диде Казан Мэры.
Проект кысаларында утыртыла торган материалга һәм үсентеләрне алга таба карап тотуга зур игътибар бирелә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, якын көннәрдә фаразланган һава торышының начарлануы утыртылган агачларның чыныгып китүенә бернинди дә йогынты ясамыячак.
“Узган елда утырткан агачларның 95%-ы үсеп китте. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Агачларны без питомниклардан алып киләбез, алар биредә безнең регионга туры килә торган исәп-хисап белән үстерелә. Үсентеләр күчереп утыртуга күнеккән, чөнки аларны питомникта ел саен махсус күчереп торалар. Моннан кала, аларны туфраклары белән күчереп утырталар. Шулай итеп, тамырлары тун кигән кебек кышлый һәм язын гына уяначак”, - дип белдерде Игорь Куляжев.
Тулаем алганда, “Яшел рекорд” кысаларында шәһәр буенча 2656 мәйданчык яшелләндерелгән, шул исәптән 403 рекреацион зона (социаль учреждениеләр янындагы территорияләрне кертеп), 638 урам участоклары һәм 1615 йорт яннарындагы территория – якынча шәһәрдәге һәр өченче ишегалды, дисәк тә була.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, торак секторларда яшелләндерү эше халыкның үз теләкләре буенча эшләнгән. Проектның кайнар линиясенә килгән һәрбер шалтырату буенча агачлар утыртуның техник мөмкинлекләре тикшерелгән. 1043 гариза кабул ителгән, шулар буенча 4,9 мең агач утыртылган. 2014 елда иң беренче эш итеп агымдагы елда чынга ашырырга өлгермәгән теләкләрне чынга ашырырга тотыначаклар.
Биология фәннәре докторы, профессор, КФУ-ның территориаль үсеш институты су экосистемаларын оптимизацияләү лабораториясенең җитәкчесе Нәфисә Мингазова билгеләп үткәнчә, масштаблы яшелләндерүнең нәтиҗәсен казанлылар тулаем берничә елдан соң гына тоя алачаклар.
“Шәһәрдә агачларны масштаблы күләмдә утырту инициативасы белән шәһәр җитәкчелеге чыкты, алар исә бу өлкәдәге күрсәткечне урта дәрәҗәдән иң югарыга җиткерү бурычын йөкләделәр. Безнең бурыч дөрес фәнни тәкъдимнәр бирүдән тора иде. Күп очракта болар агачларны утырту урыннарын билгеләү белән бәйле. Иң яхшы дигәндә, яшел үсентеләр “яшел” коридорлар барлыкка китерергә, ягъни шәһәрнең “яшел” каркасын булдырырга тиеш. Башкарылган эшебезнең нәтиҗәсен без берничә елдан күрә алачакбыз”, - диде Нәфисә Мингазова.
Шулай ук, биолог сүзләренә караганда, Казандагы агачлар заманча технологияләр буенча утыртылган, аннан соң агачлар артыннан тиешенчә карау булган. Болар исә агачларның чыныгып-үсеп китүенә уңай йогынты ясаган. “Шәһәр территориясенең 40-50%-ын яшелләндерү Казан өчен идеаль булыр иде. Әмма агачлар утырту өчен безнең андый киңлекләр юк, шуңа да булган сквер һәм паркларны яшелләндерергә кирәк, шулай ук вертикаль яшелләндерү, “яшел” түбә һәм парковкалар кебек юнәлешләрне дә өйрәнергә иде”, - дип билгеләде ул.