Cоңгы елларда ачык чаралар, шул исәптән милли һәм дини тематикага караганнары шәһәрдә арта бара.
(KZN.RU, 25-нче ноябрь). Быел 10 ай дәвамында Казанда милли тематикага караган 54 һәм культ объектларыннан читтә 284 дини чара узган. Гомумән алганда, 418 митинг һәм башка протест акцияләре уздырылган. Чараларда 30 меңләп кеше катнашкан. Мондый мәгълүмат белән Мэриядә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бүген шәһәрнең Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов таныштырды.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда ачык чаралар, шул исәптән милли һәм дини тематикага караганнары шәһәрдә арта бара. Шулай итеп, әгәр 2011 елда милли тематикага 34 һәм дини тематикага 178 ачык чара оештырылган булса, 2012 елда әлеге күрсәткечләр 41 һәм 236 акция тәшкил итә.
Ирек Арсланов үз чыгышында билгеләп узганча, шәһәр хакимияте гражданнарның фикерен, шул исәптән, милләтара һәм динара өлкәдәге фикерләрен җиткерә алу хокукларын саклау йөзеннән барын да эшли. Шулай итеп, быел ачык чараларны Башкарма хакимият белән килешмичә үткәрү мөмкинлеге булган 4 мәйданчык билгеләнде (Петров паркы, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы территория, “Крылья Советов” паркы, К.Тинчурин исемендәге сквер). Болардан тыш күп кеше катнашындагы чараларны үткәрү өчен, күптән түгел яңа уңайлы мәйданчыклар барлыкка килде: “Казань-Арена” футбол стадионы һәм Каюм Насыйри җәяүлеләр урамы. “Бу елдан башлап без чараларны мөмкин булган кадәр юлдагы хәрәкәтне туктатмыйча үткәрергә тырышабыз. Шәһәр көне һәм “Милләтләр кроссы” кебек традицион, күп кеше катнашындагы чаралар быел шундый режимда узды”, - дип ассызыклады И.Арсланов.
Әмма, доклад белән чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, ачык чараларны оештыручылар аерым бер акцияләрне килешүне Башкарма комитетның ни өчен кире кагуын һәрвакытта да аңламый. “Халыкның үз фикерен җиткерүенә без каршы түгел, шуны ассызыкларга телим, әмма әлеге чаралар шәһәр халкына зыян китерергә тиеш түгел”, - дип әлеге мәсьәләдә шәһәр позициясен җиткерде И.Арсланов.
Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, шәһәр үзәгеннән читтә узган күп кеше катнашындагы чаралар шулай ук нәтиҗәле һәм үзәктә юл хәрәкәтен туктатып торуны таләп итми, димәк, шәһәр транспорты һәм тулаем шәһәр тормышына комачау итми.