Һ.Такташ урамындагы социаль ипотека йортының төзелеш эшләре бу елның августында төгәлләнде.
(KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казанда социаль ипотека буенча төзелгән йортларны халыкка тапшыру эшләре башланды. Һ.Такташ ур., 127 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт хуҗаларын бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин котлады.
Һ.Такташ урамындагы торак йортны төзү эшләрен “Казаньцентрстрой” ААҖ алып барган. Социаль ипотека йортын төзүнең эшләре узган елда башланган, бу елның көзендә исә бирегә беренче яшәүчеләр килде. Алар арасында Мусиннар гаиләсе – гаилә башлыгы Александр Мусин, аның тормыш иптәше Елена Рындовская, шулай ук 16 яшьлек Юлия һәм 7 яшьлек Макар исемле балалары.
“Элек без Воровский урамында 2 бүлмәле фатирда яшәдек һәм күптәннән һәрбер балабызның да үз бүлмәсе булырлык торак булдыру турында хыялландык. Социаль ипотека буенча үз чиратыбызны көттек һәм безнең хәзер 3 бүлмәле фатирыбыз бар”, - дип билгеләде Александр Мусин.
“Яңа йортыгызда һәрвакытта да җылы һәм уңайлылык кына булсын”, - дип теләкләрен җиткерде Казан Мэры йорт хуҗаларына һәм аларга бүләкләр тапшырды. Макар шәһәр башлыгыннан – “Lego” конструкторын, Юлия Универсиада төшкән истәлекле сувенирлар алды, ә аларның ата-аналарына Илсур Метшин кер юу машинасы бүләк итте.
Шәһәр башлыгы төзелеш эшләренең сыйфаты белән дә кызыксынды. Ул яшәүчеләргә йортларның гарантия белән төзелүен, шуңа да берәр җитешсезлекләр табылса, аларны төзәтү мөмкинлеге барлыгын да искәртте. “Сыйфаты бик яхшы. Әлбәттә, азрак җитешсезлекләр бар, әмма алар уңайлылыкка берничек тә йогынты ясамыйлар”, - диде яңа фатирның хуҗасы.
Яшәүчеләр сүзләренә караганда, сыйфатлы торактан кала бонус буларак биредә әле тәрәзәдән яхшы күренеш һәм нык үсеш алган инфраструктура да бар. “17-нче каттан бөтен Казан уч төбендәге кебек күренә. Моннан кала, безнең тәрәзәдән үк зоопаркны күзәтеп була”, - дип елмаеп билгеләп үтте Александр Мусин.
Илсур Метшин микрорайонның экологиясен әле күптән түгел генә яхшыртуларын билгеләп үтте. “156 ел эчендә беренче тапкыр “Нәфис Косметикс” ААҖ халыкка зур уңайсызлыклар тудыра торган начар ис проблемасын чишүгә иреште”, - диде Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, бу елда кулланышка тапшырылырга планлаштырылган 14 социаль ипотека йортының 10-сы эксплуатацияләнде. Биредә Казанның бюджет өлкәсендә хезмәт итүче 539 кешесе фатир алды. Калган йортлар әзерлекнең соңгы стадиясендә.