Башкарма комитет милләтара һәм конфессияара мөнәсәтләрне саклау һәм ныгыту буенча яңа программа әзерли.
(KZN.RU, 25-нче ноябрь). Казан Башкарма комитеты 2014-2018 елларга милләтара һәм конфессияара мөнәсәтләрне саклау һәм ныгыту буенча яңа программа әзерли. Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүегнге эшлекле дүшәмбедә әлеге җитди документны эшләүгә, Мэриянең структур бүлекчәләреннән тыш, руханилык вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм әлеге өлкәдәге экспертларны җәлеп итәргә кушты, ә киләчәктә исә яңа программа буенча ачык тыңлаулар өчен чыгышлар оештыру карала.
“Эшләнелеп килә торган документ күпмилләтле шәһәргә карата безнең карашыбызны анык күрсәтеп тора. Казан территориясендә яшәүче барлык милләт вәкилләренә дә максималь рәвештә уңайлы булырга тиеш”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арсланов сүзләренә караганда, Казанда 115-тән артык милләт вәкиле яши, 35 коммерцияле булмаган оешма һәм 180 дини җәмгыятьләр бар.
Татарстан башкаласында 47 сәяси партия теркәлгән, шулай ук 25-тән артык иҗтимагый-сәяси формалаштырулар бар. “Шундый дини күптөрлелек һәм төрле конфессияләрнең дустанә торуы күп өлкәдә уникаль булып тора. Аны өйрәнү һәм, иң мөһиме, саклау – муниципалилетның әһәмиятле бурычы”, - дип өстәде докладчы.
Шәһәр Мэры әлеге документны РФ Конституциясе белән чагыштырды: “Аны кабул итәргә һәм якындагы елларда яңадан карамаска иде, бары тик программаны яңа бурычлар белән генә яңартып тору зарур була”, - дип билгеләде ул.
Киләсе программаның максаты – милләтара һәм конфессияара татулыкны булдыру, Казанда тиешле атмосфераны тәэмин итү, бу исә, шәһәр башлыгы фикеренчә, Казан һәм тулаем республика өчен зур казаныш булып торачак. “Милләтара татулык – әһмиятле мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесе. Бу безнең өчен үтә дә кыйммәтле әйбер һәм без аны сакларга тырышабыз. Моннан башка икътисадта һәм шәһәр хуҗалыгының башка өлкәләрендә ниндидер уңай үзгәрешләр булырга мөмкин түгел”, - дип билгеләде И.Метшин.