Компенсация алу өчен барлык документларны да 21-нче декабрьгә кадәр тапшырып була.
(KZN.RU, 25-нче ноябрь). Балалар бакчалары өчен түләүнең бер өлеше булган өстәмә компенсацияне алу өчен, 8 меңнән артык гаилә гариза бирде. Бу хакта Мэриядәге бүгенге аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте һәм әлеге документлар җыю белән бәйле булган эшне 21-нче декабрьгә төгәлләргә планлаштырганнарын җиткерде. Шул очракта гына киләсе елның гыйнвар аенда компенсация үзвакытында бирелә башлаячак.
Балалар бакчалары өчен түләүләр күләменә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, компенсация алу өчен документлар җыю эше 21-нче октябрьдә старт алды. Бүгенге көндә 8079 ата-ана документларның тулы пакетын тапшырган.
Ләйлә Фазлыева искәртеп узганча, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә компенсация түләү буенча аңлату эшләре алып барыла. Мәгариф идарәсе һәм Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре кирәкле документларны җыю буенча көн саен консультатив очрашулар оештыралар. Моннан кала “Электрон балалар бакчасы” автоматлашкан системада һәрбер ата-ана өчен компенсация түләүләре күчерелү турында белешмәлек бар.
Исегезгә төшерәбез, өстәмә компенсация алу өчен ата-аналарга түбәндәге документларны алып килергә кирәк: балалар бакчасы белән килешү, соңгы 3 айда алынган керемнәр турындагы мәгълүматлар, бала туу турында таныклык, кредит оешмасындагы исәп-хисап счеты, шулай ук баланың шәхси счеты. Барлык пакет та ярты ел гамәлдә булачак, ягъни яңа елның 1-нче гыйнварыннан алып июнь азагына кадәр, киләсе яртыеллыкка аларны яңартырга кирәк булачак.
Компенсация бер гаилә әгъзасының керем дәрәҗәсеннән чыгып исәпләнә. Әгәр бер гаилә әгъзасының айлык кереме 20 меңнән артып китә икән, бу очракта компенсация каралмый.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, башкарылган эш күләме шактый зур булуга карамастан, моны ел ахырына кадәр сузу кирәкми: “Барлык мәгълүматларны да декабрьнең беренче һәм икенче декадасында җыеп бетерергә кирәк, шул очракта гына компенсация алыр өчен гариза биргән гаиләләр аны үзвакытында ала алачак”, - дип билгеләде ул.