Декабрь башында кыска гына вакыт эчендә зур күләмдә кар яву ихтималы бар.
(KZN.RU, 25-нче ноябрь). Бөтен төзекләндерү оешмалары, юл хезмәтләре теләсә нинди һава торышы шартларында эшләргә әзер булырга тиеш. Әлеге бурычны бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин куйды.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итүенчә, кыш айларында урам-юл челтәрләрен тәртиптә тотучы оешмаларның 603 берәмлек кышкы чистарту техникасы бар. Алар барысы да эшкә әзер, дип җиткерде ул. И.Куляжев мәгълүматлары буенча, бөтен алты кар эретү пунктларында да барлык тиешле регламентлы чаралар да уздырылган. Алар тәүлегенә 7 мең тонна кар эретүгә исәпләнгән. Кирәкле күләмдә бозлавыкка каршы материал әзерләнгән, дип өстәде ул.
“Бүгенгә бөтен юл предприятияләре дә тәүлек буенча эшләү режимына күчкән. Көн саен 240 кар җыю техникасы кизү тора, алар начар һава торышы шартлары күзәтелә башлагач та беренче чараларны күрергә әзер булачак”, - дип хәбәр итте Профиль комитет рәисе.
Ул шулай ук бүгенгә ноябрьдәге явым-төшемнәр нормасының яртысы гына яуганын, шулай булгач, ай ахырында яки декабрь башында кыска гына вакыт эчендә зур күләмдә кар яву ихтималының югары булуын ассызыклап үтте. “Без, кирәк булгач та бөтен чистарту техникасын юлларга чыгару өчен һәм бозлавыклар, кар көртләрен булдырмас өчен, һава торышы шартларының мониторингын алып барабыз”, - дип хәбәр итте И.Куляжев.
“Кыш үзенекен итәчәгендә бернинди шик юк. Һава торышына һәм Аллаһ Тәгаләгә, безгә чистартырга җиңелрәк булсын өчен, кар әзрәк яусын дип әмер биреп булмый”, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. “Шуңа күрә бөтен юл хезмәтләре, төзекләндерү оешмалары теләсә нинди һава торышы шартларында эшләргә әзер булып торырга тиеш”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Әлегә исә шәһәр башлыгы бозлавык белән көрәшкә аерым игътибар юнәлдерергә кушты: “Калай эшләре белән мәшгуль компанияләрнең эшләре әзрәк булсын өчен. Дөрес, күп нәрсә юл чистартучылардан гына түгел, ә машина йөртүчеләрнең үзләреннән тора. Машина йөртү культурасы, “пеләш резина” һәм дистанция сакламау да бу көннәрдәге юллар торышына нык тәэсир итә”, - дип йомгаклады Мэр һәм машина йөртүчеләрне игътибарлылыкларын арттырырга чакырды.