25 һәлак булучы Казан зияратларында җирләнәчәк.
(KZN.RU, 25-нче ноябрь). Казанда “Боинг-737” һәлакәте корбаннарының туганнарына яки аларның вәкилләренә үлү турында 5 таныклык бирелгән. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетының Гражданлык актларын теркәү бүлеге идарәсе рәисе Альбина Шәвәлиева хәбәр итте. Үлемнең дәүләт теркәве акты медицина күрсәтүләре нигезендә бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, 17-нче ноябрьдә Казан аэропортында булган фаҗига 50 кешенең гомерен өзде. Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе вакытында әлеге котычкыч авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарының, дусларының һәм танышларының авыр кайгысын уртаклашты. “Нәрсә генә эшләсәкт тә, үзебезне күпме генә эшкә багышларга тырышсак та, минут саен уйларыбыз белән әлеге хәвеф-хәтәргә әйләнеп кайтабыз. Без сезнең белән бер кайгы кичерәбез”, - диде ул.
Шәһәр хезмәтләре авиаһәлакәт нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл урынында булдырылган оператив штаб эшчәнлегендә актив катнашты. Иң беренче чиратта Гражданлык актларын теркәү бүлеге идарәсе, Ритуал хезмәтләр оештыру идарәсе, “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” муниципаль унитар предприятиясе, Гражданнарны яклау идарәсе, Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты эшкә җигелде.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, авиаһәлакәт турындагы хәбәрдән соң беренче минутларда ук аэропортка Казанның эзләү-коткару отрядының коткаручылары төркеме җибәрелгән. Авиаһәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә эзләү-коткару отрядының 21 коткаручысы катнашкан.
Һәлак булганнарның туганнары, психологлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, судмедэкспертлар, аэропорт ябылган вакытта рейслары күчерелгән пассажирлар шәһәрнең 4 кухакханәсенә урнаштырылган (“Ибис”, “Кристалл”, “Татарстан”, “Гранд-отель Казан”).
“17-нче ноябрьдә фаҗига көнне кунакханәләргә 260 кеше, 18-нче ноябрьдә тагын 33 кеше урнаштырылды. Күчерелгән рейсларның бөтен пассажирлары да кунакханәгә, аннары кунакханәдән аэропортка китерелде”, - диде Р. Нигъмәтуллин. Бүгенге көнгә, Тышкы элемтәләр һәмм туризм комитеты хәбәр итүенчә, кунакханәдә Россия Тикшерү комитетының 5 хезмәткәре калган, һәлак булучыларның туганнары кунакханәдән чыккан.
17-нче ноябрьдә Атом-төш медицинасы үзәгендә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты көче белән кайнар туклану оештырылган. Әлеге бүлекчә Суд-медицина экспертизасы бюросы судмедэкспертларын азык-төлек белән тәэмин итүен дәвам итә.
Ритуал хезмәтләрне оештыру идарәсе һәлак булганнарны җирләү урыннарын билгеләү һәм аларны җирләргә әзерлек эшләрен тәмамлаган, ритуал кирәк-яраклар комплекты әзерләгән. Исегезгә төшерәбез, “Боинг-737” һәлакәтендә һәлак булган 25 казанлыны җирләү урыны билгеләнгән, алар барысы да Казан зияратларында җирләнәчәк. Р.Нигъмәтуллин ассызыклап үткәнчә, идарә хезмәткәрләре һәлак булганнарның туганнары яки аларның вәкилләре белән һәрдаим элемтәдә тора.
Илсур Метшин туганнарына бөтен кирәкле, шул исәптән мәетне җирләүне оештыру мәсьәләләрендә дә ярдәм күрсәтергә кушты. “Медицина экспертизасы нәтиҗәләре әзер булган саен, Ритуал хезмәтләрне оештыру идарәсе тулысынча әзер булып торырга тиеш”, - дип өстәде ул.