Генераль директор итеп моңа кадәр департаментның директор урынбасары вазифасында булган Ирек Мөхәммәтшин билгеләнде.
(KZN.RU, 25-нче ноябрь). Казанның “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” муниципаль унитар предприятиесенең яңа генераль директоры итеп моңа кадәр департаментның директор урынбасары вазифасында булган Ирек Мөхәммәтшин билгеләнде.
Башкарма комитет җитәкчесе карары буенча моңа кадәр булган директор – Марат Каһарманов үз теләге буенча вазифадан азат ителгән. Кадр билгеләнүе хакында аппарат җыелышында шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы Марат Каһармановка бердәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт әйтте һәм “Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен” хөрмәтләү билгесен тапшырды. “Сез һәм сезнең команда ярдәмендә без балаларның мәктәптә туклануын 4,6 тапкырга арттыра алдык. Россиянең бер генә дә миллионлы шәһәре мондый нәтиҗәләр белән мактана алмый”, - дип билгеләп үтте Мэр һәм департаментның Универсиада вакытында үтәгән искитмәле зур эшен искә төшереп үтте.
Марат Каһарманов үз чиратында Илсур Метшинга хезмәтен югары бәяләгәне өчен рәхмәт әйтте. “Минем китүем – ул закончалыклы процесс. Һәр җитәкченең тормышында эшләнгән эшләрен анализлаган һәм киләчәкне планлаштырган мизгеле була. 7 еллык көндәлек җентекле эшчәнлегебез барышында безнең тарафтан Казанда туклануны оештыру өчен көчле материаль-техник база барлыкка китерелгән. Илсур Рәис улы, сезнең шәхси катнашуыгыз булмаса, бу эшләнелә алмас иде”, - дип ассызыклады һәм хезмәттәшләренә иминлек, сәламәтлек теләде ул.
Яңа генераль директор – Ирек Мөхәммәтшин, 2009 елдан “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” муниципаль унитар предприятисенең директоры урынбасары вазифасын үтәгән.
Ирек Мөхәммәтшин 2007 елда икътисадчы белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.
2005 елда “Финансналогконсалтинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эксперт-аналитик булып эшли;
2006-2007 ел - “Зенит” банкының клиентлар белән эшләү бүлеге белгече;
2007-2009 ел - “ИнтехБанк” коммерция банкының өлкән белгече, кыйммәтле кәгазьләр бүлеге белгече;
2009-2013 – финанс мәсьәләләре буенча алдынгы белгеч, “Совет районы” мәктәптә туклану блогы директоры, “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” муниципаль унитар предприясенең директоры урынбасары.