Әлеге вазифага “FIX” компанияләре төркеменең нигезләүчесе Дмитрий Еремеев билгеләнде.
(KZN.RU, 25-нче ноябрь). Казан Мэрының IT үсеше мәсьәләре буенча киңәшчесе барлыкка килде. Әлеге вазифага “FIX” компанияләре төркеменең нигезләүчесе һәм хуҗасы Дмитрий Еремеев билгеләнде. Яңа кадрлар билгеләнүләре турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин хәбәр итте.
Мэр Казанда да, республикада да IT-өлкәсе үсешенә аерым игътибар юнәлдерелгәнлеген ассызыклап үтте. “Универсиадага әзерлеккә тотылган чыгымнардан соң, Казан аэропорт, интермодаль пассажирлар ташу кебек башка эре инфраструктур объектларны үстерә алмый. Бүген IT-өлкә дөньяда җиде адымлап түгел, ә ун адымлап үсеш алып бара. Без үзебезнең инфраструктура белән моннан бик нык калышабыз, - диде И.Метшин. – Республикабыз Президенты юкка гына моңа аерым игътибар юнәлдермидер, дип уйлыйм. IT-парк, IT-мәктәп, Иннополис Казанны бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгарырга тиеш”.
Илсур Метшин Мэриянең һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының “FIX” компанияләре төркеме белән күптәннән хезмәттәшлек итүен искә төшереп үтте. Иң уңышлы проектларның берсе - ТР башкаласы халкына торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге мәсьәләләрне уңайлы һәм тиз чишәргә ярдәм итүче “Ачык Казан” хезмәте.
Шәһәр башлыгы Казан шәһәре Башкарма комитетының бөтен бүлекчәләренә дә диярлек теге яки бу IT-мәсьәләләрне чишәргә туры киләчәген ассызыклап үтте. “Безгә әлеге өлкәне дөньякүләмендә ирешелгән грамоталык дәрәҗәсенә кадәр өйрәнәсе бар, - диде И. Метшин. – Мин биредә җитди уңышларга ирешә алуыбызга ышанам”.
Белешмә:
Еремеев Дмитрий Николаевич 1983 елның 26 маенда Казанда туган. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының кибернетика һәм исәпләү математикасы факультетын уңышлы тәмамлый (белгечлеге – математик, “Гамәли математика һәм информатика” белгечлеге буенча системалы программист). Казан Мэры киңәшчесе вазифасына билгеләнгәнче “FIX” компанияләре төркеме президенты була. Эшчәнлек өлкәсе – IT.
“FIX” компанияләре төркеменә 2009 елда нигез салынган. Эшчәнлек өлкәсе - сайтларны, интернет-уеннарны, социаль IT-проектларны, web-эшләнмәләрне, интернет-ресурсларның аудитын һ.б. оптимизацияләштерү һәм күтәрү. Компания актив рәвештә үзенең проектлары өстендә Мәскәүдә, Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендә һәм чит илдә дә эшли.