Казан Мэриясендә шәһәрнең терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
(KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Террор актлары булу куркынычы сәбәпле, казанлыларны уяу булырга чакыралар. Шушы хактагы белешмәләр шәһәрлеләрнең күпләп җыела торган урыннарында – базарларда, сәүдә үзәкләрендә, тукталышларда һәм җәмәгать транспортында урнаштырылачак. Шәһәр Мэры, терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе Илсур Метшин йөкләмәсе буенча үткәрелгән чираттан тыш комиссия утырышында шушындый карар кабул ителде.
Шәһәрнең терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышында шәһәр районнарының администрация башлыклары, башкарма комитетның барлык бүлекчә башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының, Федераль миграция, Федераль куркынычсызлык хезмәтләренең Татарстан бүлеге вәкилләре катнашты.
Комиссия рәисенең урынбасары, Башкарма комитет рәисе Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Республика терроризмга каршы көрәш комиссиясенең 17-нче ноябрьдәге утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов көч структураларына һәм Башкарма хакимият органнарына халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшне көчәйтү хакында фәрман биргән.
Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников сүзләре буенча, Казан метрополитены нык күзәтү астына алынган, урамнарда патрульләр көчәйтелгән, экстремизм буенча хисапта торган кешеләр белән аерым программа буенча эш алып барыла.
В.Красильников торак милекчеләре ширкәте һәм идарә компанияләре белән берлектә йортларның подвалларын һәм чардакларын өстәмә тикшерергә фәрман бирде. Шулай ук ул иҗтимагый урыннарга һәм подъездларга урнаштырылган видеокамераларының тәртип бозу очракларын ачыклаудагы роле хакында искә төшерде.
«Мигрантларны җәлеп итүче оешмаларга, шулай ук чит ил кешеләренең күпләп яши торган урыннарына карата полициягә аерым тәкъдимнәр; Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төньяк Кавказ диаспоралары белән профилактик эш алып бару сорала», - дип саный Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы.
В.Красильников сәламәтлек саклау учреждениеләрен утлы корал белән яралану, шикле җәрәхәтләр, киселү, пешү очраклары буенча мөрәҗәгать иткән пациентлар хакында хәбәр итүләрен сорады.
Валерий Красильников тәкъдимнәре буенча Алексей Песошин Казан Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлегенә, шәһәр районы башлыкларына, торак-коммуналь хуҗалык һәм икътисади үсеш комитетларына йөкләмәләр бирде.
Транспорт оешмаларына, гадәттән тыш хәлләр очраклары булганда, хезмәткәрләренә өстәмә инструктажлар үткәрү боерыгы бирелгән. Мәгариф учреждениеләрендә, спорт объектларында һәм мәдәният оешмаларында тревога сигнализацияләре төймәләре һәм башка куркынычсызлык техникасы эшчәнлеген тикшерү бурычы йөкләнгән.
Гражданнарны яклау һәм сәламәтлек саклау идарәләренә терроризм очракларының мөмкин булган нәтиҗәләрен бетерү һәм киметү буенча көч һәм төрле чаралар исәбен төгәлләштерергә кушылды.
«Беренче бурычлар – сәнәгать объектларында һәм яшәешне тәэмин итүче объектларда, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм кунакханәләрдә, базарларда куркынычсызлык», - дигән нәтиҗә чыгарды А.Песошин.
Шик уята торган гамәлләр һәм кешеләр турындагы мәгълүматларны казанлыларга 8 (843) 291-35-28, 02, 020 телефон номерлары буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү хезмәтенә яки 8 (843) 231-45-55 телефон номеры белән ТР буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтенең кизү хезмәтенә шалтыратып әйтү сорала.