Бүләкләнүчеләр арасында Башкарма комитет, район администрацияләре, шәһәр прокуратуралары, Универсиада дирекциясе, шулай ук төзекләндерү һәм автотранспорт оешмалары хезмәткәрләре бар иде.
(KZN.RU, 15-нче ноябрь). Бүген Казан Ратушасында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү нәтиҗәләре буенча чираттагы бүләкләү узды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкарма комитет, ведомствога караган учрежденияләр, район администрацияләре, шәһәр прокуратуралары, Универсиада дирекциясе, шулай ук төзекләндерү һәм автотранспорт оешмалары хезмәткәрләре бар иде.
Тантаналы җыелышта катнашучыларны сәламләп, шәһәр Мэры Илсур Метшин әлеге масштаблы спорт чарасын оештыруда катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт сүзләре әйтте. “Күптән түгел генә Казан мәйдан булса, казанлылар исә Россия тарихы өчен бик зур вакыйга булган 2013-нче елгы Универсиаданы оештыручылар булды. Бу вакыт эчендә шәһәр генә түгел, ә анда яшәүчеләр дә үзгәрде. Бүген без бөтенләй башка шәһәр, башка Казан һәм казанлыларны күрәбез”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы һәм, туры мәгънәсендә, Уеннар алдыннан шәһәрдә булган төзелешләргә, хәрәкәтләрне туктатуга, һәрвакыт булган тавышка сабыр булган шәһәр халкына аерым рәхмәтләрен җиткерде.
Шәһәр үсешенә мөһим өлеш керткән, Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен, Илсур Метшин бүген “Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен”, “Казан халкына мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгеләрен, шулай ук Казанның мактау грамоталарын һәм Мэрның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тантана барышында шулай ук студентлар Уеннарына әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә үз өлешләрен керткән компанияләрне дә искә алып үттеләр. Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән “Отель Ривьера” ҖЧҖ, “КамаСтройИнвест” ҖЧҖ, “Флора-дизайн” салоны, “Яңа музыка” камерлы оркестры, “Волгодорстрой” ҖЧҖ, “Консалтинг буенча шәһәр үзәге” кебек башка оешмаларның директорлары һәм җитәкчеләре билгеләп үтелде.
“Корстон-Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗановка бүләк тапшырганда, Илсур Метшин әлеге компания командасы мөмкин булмаган нәрсәләр эшли алганлыгын, Универсиадага “Korston Tower” дип аталган икенче кунакханә комплексын ачу буенча билгеләнгән проектны чынга ашыруларын ассызыклап үтте. Исегезгә төшерәбез, икенче чират комплексы 4 июль көнне ачылды һәм FISU гаиләсенең бөтен вәкилләре дә анда нәкъ вакытында урнашты.
Мэр рәхмәтенә ябык акционерлык җәмгыяте “АС Менеджмент идарә компаниясе” генераль директоры Роберт Хәйруллин да лаек булды. “Шәһәрнең үзәк өлешендәге хәрабәләре арасында йөргәндә, аларның һәрберсе белән нәрсә эшләп буласын күз алдына да китерү кыен иде. Тик һәрбер, хәтта иң ерак юлда да беренче адымны ясау мөһим. Әлеге компания ярдәмендә без 27 объектны реставрацияләп кенә калмадык, ә үзебезнең үткәнебезне яңарттык”, - дип билгеләде Мэр.
Тантананы тәмамлап Илсур Метшин залда җыелганнарның бөтенесенә дә тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтте. “Вакыт бик тиз уза һәм безнең алда яңа бурычлар куя. Без инде яңа чаралар әзерлибез, шул исәптән Универсиада кебек үк әһәмиятле булган 2015 елда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын да.