Казанлылар өчен 6 чаңгы базасы, 15 шугалак һәм 102 хоккей тартмасы ачык.
(KZN.RU, 14-нче декабрь). Казанда актив ял итү һәм спортның кышкы төрләре белән шөгыльләнер өчен, барлык шартлар да булдырылган. Әлеге сезонда Татарстан башкаласында узачак спорт ярышлары, шулай ук казанлылар һәм мәркәзебез кунаклары үзләренең ялларын сәламәтлекләре өчен файдалы итеп үткәрә алулары турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев җиткерде.
Казан халкы һәм шәһәребез кунакларының актив ялы өчен мәйданчыкларны оештыру буенча елдагыча зур эш башкарылганлыгын хәбәр итте ул. Билгеле булганча, спортның кышкы төрләре арасында тимераякта шуу һәм чаңгыда йөрү иң массаүләм чаралар булып тора.
Агымдагы елда Казанда 15 шугалак эше оештырылган, биредә прокатка тимераяклар (2505 пар) алу мөмкинлеге дә бар. Аларның санына ясалма массакүләм шуу өчен бозлы 2 стадион (“Ракета” һәм “Трудовые резервы”), шугалак, “Тасма”, “Локомотив”, Дубравная урамындагы Чирәмдәге хоккей үзәге, шулай ук 7 ябык боз аренасы керә. Әлеге мәйданчыкларның барысы да шәһәрлеләр өчен популяр булып тора. Казанның иң зур шугалагы “Казан-Арена” футбол-стадионы янындагы территориядә урнашачак.
Шулай ук Казанда 6 чаңгы базасы эшли, биредә 2730 пар прокат чаңгысы һәм 300 парга 3 прокат пункты исәпләнә. “Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган сезоннан шәһәрдә яктыртылган 3 чаңгы трассасы эшли – Юдинода һәм Нагорный бистәсенең Каенлыгында (озынлыгы 3 чакрымга җитә), шулай ук Идел буе районының урман массивында Бертуган Касыймовлар урамы буенча 5 чакрым озынлыкта. Әлеге трассалар шәһәребез халкы арасында бик популяр булып тора. Шуңа да без бу елда да яктыртылган чаңгы трассалары төзелеше дәвам ителер, дип ышанып калабыз”, - диде И.Фәхриев.
Шугалак, чаңгы базалары һәм инвентарьны прокатка алу турындагы тулы мәгълүмат Казан Мэриясенең Физик тәрбия һәм спорт комитетының рәсми порталында урнаштырылган.
Хоккей тартмалары казанлылар өчен шулай ук яраткан урыннардан исәпләнә. 2006 елдан шәһәрдә ишегалды хоккеен җәелдерү буенча актив эш алып барыла. Балалар-яшүсмерләр командаларының ярышлары әлеге хоккей тартмаларында уздырыла, Казанда аларның саны 102-гә җитә. Аларның 74-е – пластик. “Кызганычка, бүгенге көндә ишегалды хоккеенда билгеле бер проблемалар барлыкка килде. Беренче чиратта хоккей формасының тузганлыгы һәм инвентарьларга кытлык булуы турында әйтергә кирәк. Моннан кала, күпчелек мәйданчыкларда бортларга ремонт ясарга кирәк. Әлеге мәсьәләрне чишкән очракта, ишегалды хоккее кебек массакүләм спорт чарасы тагы да үсеш кичерер иде”, - дип хәбәр итте Казан Спорт комитеты рәисе.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, инвентарь җитмәү һәм хоккей тартмаларының ватык бортлары турында ел башында әйтү бер дә дөрес түгеллеген җиткерде. “Әлеге эшне күптән башкарырга һәм хилафлыкларны юкка чыгарырга кирәк иде”, - диде Мэр. Ул шулай ук коймаларның ватык өлешләренә фотофексация эшләргә һәм ремонт ясау өчен чаралар табарга кушты.
Илгиз Фәхриев шулай ук кышкы чорда Казанда күп сандагы спорт чаралары оештырылачаклыгын хәбәр итте, шул исәптән спортның чаңгы төре буенча гына да 20 ярыш уздырылачак. “Сүз дә юк, алар арасында “Лыжня России” аеруча зур әһмияткә ия, биредә ел саен 20 меңнән артык казанлы катнаша. Шулай итеп, узган елда 23112 катнашучы теркәлгән”, - дип билгеләде ул.
“Лыжня России”не 2014 елның 2-нче февралендә “Солнечный” һәм “Заречье” лагерьлары янындагы мәйданда уздыру планлаштырыла.
“Золотая шайба” клубы призына хоккей буенча турнир уздыру шулай ук популяр булып тора, биредә 158 командадан 3100 яшь спортчы катнаша, алар өч яшь категорияләре буенча бүленә: 2003-2004; 2001-2002; 1999-2000 елларда туганнар. 3-нче гыйнвардан уеннарның район этабы башлана, ә 17-нче гыйнварда “Золотая шайба” шәһәр турнирының финалы планлаштырыла, биредә иң көчле командалар катнашачак. Шәһәр этабы җиңүчеләре республика ярышларында катнашачак.
Моннан кала, октябрьдән башлап Казанда хоккей буенча шәһәр беренчелеге уза, ул 8 яшь төркемнәре буенча уздырыла. Беренчелектә 1260 кеше һәм 63 команда катнаша.
Илгиз Фәхриев шулай ук тимераякта шуу спорты да киң үсеш алуын билгеләп үтте. Беренче чиратта моңа ясалма бозлы “Ракета” һәм “Трудовые резервы” стадионнарының булуы да зур йогынты ясый, биредә тимераякта шуу буенча төрле дәрәҗәдәге турнирлар уздырырга мөмкин. “19-21 декабрьдә бездә “Олимпийские надежды” бөтенрәсәй турниры уза. Якынча мәгълүматларга караганда, ярышларда Татарстан һәм Россиядән 300 спортчы катнашачак. Шулай ук тимераякта шуу буенча оештырыла торган “Лед надежды нашей” бөтенрәсәй массакүләм ярышларында да күп катнашучылар булыр, дип ышанып калабыз, - дип җиткерде спорткомитет рәисе. 25-еннән 27-сенә кадәр Спорт сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча Казан беренчелеге узачак.