Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының киңәйтелгән утырышында И.Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 18-нче декабрь). Татарстан җитәкчелеге легаль булмаган миграциягә каршы көрәшкә йөз тота һәм бер үк вакытта республикада яшәргә, укырга һәм эшләргә теләгән һәм закон бозмаучы чит ил гражданнарына ярдәм итәргә әзер. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының киңәйтелгән утырышы барышында хәбәр итте. Казан Кремлендә узган бу утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте әгъзалары, Казан Мэры Илсур Метшин, муниципалитет вәкилләре катнашты.
Утырышны Татарстан Президенты ачты һәм миграция темасы халыкны борчыганлыгын һәм бер үк вакытта хакимияткә дә, көч структураларына да кагылганлыгын билгеләп үтте. Теманың үзенең дә берничә аспекты бар. Беренчедән, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, миграцион агымнар – глобаль күренеш. Геополитик процессларга бәйле рәвештә интенсив миграция агымы Россиягә, шул исәптән Татарстанга да омтылды. Р.Н. Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 11 ай эчендә республикада миграцион исәпкә 170650 чит ил гражданы куелган, бу үткән ел белән чагыштырганда 11% -ка артык.
Икенчедән, миграция – квалификацияле хезмәт ресурсларын җәлеп итү алымы. Өченчедән, Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, миграция диннәр, мәдәниятләр, традицияләр каршылыгына китерә, бу үз чиратында конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин.
“Бүген халыкның төрле катламнарында мигрантлар агымына канәгатьсезлек арта бара, - диде Р.Миңнеханов. – Бигрәк тә аларның үз төркемнәренә берләшергә һәм тупланырга омтылуы җирле халыкка ошамый”.
Республикада миграцион агымнарны җайга салу буенча җитди чаралар күрелә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 11 ай эчендә 1610 чит ил гражданины депортацияләнгән. Легаль булмаган 7 эре канал ябылган.
“Шуңа карамастан, ситуация катлаулана бара, - диде Татарстан Республикасы Президенты, республикага мигрантлар белән бергә радикаль дини һәм милли карашлар, экстремистик оешма вәкилләре үтеп керә, дип тә билгеләп үтте.
Шуңа бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, җәмгыять һәм дәүләт тизләтелгән тәртиптә миграциягә карата алымнарны коррекцияләргә тиеш була. “Республикадагы процессларга даими рәвештә анализ ясалырга, миграцион агымнарны җайга салу практикасын эшләргә, мигрантлар саны арту нәтиҗәләрен төгәл аңларга кирәк”, - диде Татарстан Президенты.
Татарстанда миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы буенча Федераль миграцион хезмәт идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, агымдагы елда Татарстанда тиешле рөхсәттән башка эшләүче 2500 мигрант ачыкланган, эш бирүчеләргә салына торган штрафлар суммасы 69 млн. сумны тәшкил иткән.
Нотыклар белән шулай ук Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин да чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мигрантларны игътибар үзәгендә тотарга кирәк, диде. Аның сүзләренә караганда, иң яхшысы – урыннардагы ситуация белән муниципалитет җитәкчеләре һәм полициянең участок вәкаләтле затлары таныш, шуңа күрә алар үзләре ведомствосындагы территориядә мигрантларга аеруча игътибар бирергә тиеш.
“Бүген безгә эшче көчләр кирәк, белемле белгечләр кирәк. Әмма Татарстанда җинаятьче мигрантлар булмаска тиеш. Без республикада яшәргә, укырга һәм эшләргә теләгән һәм закон бозмаучы чит ил гражданнарына ярдәм итәргә әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Бүген бурыч ачык - легаль булмаганнарга киртә куярга кирәк, шул ук вакытта легаль мигрантларның социаль адаптациясе белән шөгыльләнү зарур”, - диде Татарстан Республикасы Президенты утырыш азагында.
Ул мигрантлар белән хакимият органнары арасындагы коррупцион элемтәләрне башлангычында ук юк итәргә, мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү мәсьәләләренә игътибарлы булырга өндәде. Бу мәсьәләдә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гражданин җәмгыяте институтлары да актив эшләргә тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты министрлыкларга һәм ведомстволарга үз законнарын әзерләргә кушты, алар исә федераль дәрәҗәдә карауга кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж
(А)