Илсур Метшин Иделдән су алу җайланмасын төзекләндерү барышы белән танышты.
(KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Киләсе ел башыннан Казанның “Водоканал” МУП” оешмасы суны хлорсыз чистарту технологияләренә күчәргә ниятли. Аның урынына көнбатыш илләрендә киң таралыш тапкан гади тоз нигезендәге реагент кулланылачак. Бүген бу хакта Иделдән су алу җайланмасын төзекләндерү барышы белән танышкан вакытта Казан Мэры Илсур Метшинга хәбәр иттеләр.
Күчмә утырышта шәһәр Башкарма комитетының Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча җитәкчесе урынбасары Александр Лобов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов һәм Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Мэриядәге узган аппарат киңәшмәсендә Казанның баш санитар табибы Алмаз Имамов билгеләп үткәнчә, шәһәрнең бүлеп тарату челтәрендә эчә торган суның сыйфатының яхшыруы 2011 елдан башлап күзәтелә икән.
А.Егоров шәһәрдә үткәрелә торган ресурсларны саклау программасының югары нәтиҗәлелегенә игътибарны юнәлтте. Суны куллану һәм экономияне оештыру чаралары аның тәүлек әйләнәсендә тотылу күләмен 300-дән 250 кубометрга кадәр янга киметергә булышкан.
“Торак, социаль объект һәм кулланучылар саны арта, әмма куллану кими. Бу исә экономия турында сөйли”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“2008 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 10 миллион куб суга экономия ясалган”, - дип раслады Андрей Егоров.
Электролиз төзелеше 2011 елда старт алды, барлык эшләр тулаем якынча ел ахырында төгәлләнелер дип көтелә.
Илсур Метшинга хәбәр ителгән төп яңалык – инде 2014 елдан ук “Водоканал” суны хлор ярдәмендә чистартудан баш тартып, заманча Европа методларына күчәргә планлаштыра. Моның өчен су алу территориясендә гади тоздан натрий гипохлориты җитештерүче электролиз станциясе төзелгән. Проект бәясе – 430,8 миллион сум.
Илсур Метшин су заборында чистартылган суны эчеп карады һәм аны “чиста һәм тәмле” икәнлеген билгеләп үтте. “Водоканалның барлык хезмәткәрләре дә суны краннан эчә”, - диде, үз чиратында, Андрей Егоров, һәм күпчелек урыннарда торбалар буенча аның транспортировкасы вакытында җитди зыян күрә”, - дип билгеләде.
Бу реагентны куллану суны сыйфатлырак, куркынычсызрак һәм тәмлерәк итәргә булышачак. Россиядә моңа охшаш проектларны берничә шәһәрдә очратырга мөмкин, тик алар гамәлгә ашыру стадиясендә генә, дип җиткерделәр шәһәр башлыгына.