Шәһәр башлыгына ярдәм сорап халык Интернет аша мөрәҗәгать итте.
(KZN.RU, 17-нче сентябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Авангард урамы, 66 адресы буенча яшәүчеләр белән үзе очрашты. Ваемсыз подрядчылар аркасында капиталь ремонт сроклары өзелгән, ә югары катта яшәүчеләрне җәй буена сүтелгән түбә аркасында су баскан.
Эш сәфәрендә Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары Администрациясенең башлыгы Андрей Лобов, “Слобода” идарәче компаниясенең җитәкчесе Владислав Макаров, “СтройФинГрупп” ҖЧҖ подрядчылары һәм Идел буе районының идарәче компаниясе вәкилләре катнашты.
5 катлы панель йортны капиталь ремонтлау апрель ахырында башланган. Заказ бирүче булып “Слобода” ИК, подрядчы оешма буларак “СтройФинГрупп” ҖЧҖ катнашкан. Башкарасы эшләр исемлегенә салкын су белән тәэмин итү, су чыгару, электр белән тәэмин итү, җылыту системасын ремонтлау, шулай ук түбәне, керү ишекләре һәм подъездларны төзекләндереп фасадны ремонтлау кергән. Барлык эшләр 1-нче сентябрьгә тәмамланырга тиеш булган. Әмма хәзерге вакытта, И.Метшинга хәбәр ителгәнчә, бөтен исемлектән бары тик электр белән тәэмин итү системасы әзер, җылыту системасы әзерлек стадиясендә, 70%-ка түбә ремонтланган.
Озакка сузылган түбәне ремонтлау биредә яшәүчеләрнең сабырлыгын тәмам бетергән. Яздан башлап, түбәне сүткәннән соң, фатирларны даими рәвештә су баскан. Проблеманы үзләренең идарәче компанияләре дәрәҗәсендә хәл итүнең мөмкин түгеллеген аңлаганнан соң, сентябрь аенда халык Интернет-кабул итү аша шәһәр башлыгына мөрәҗәгать иткән.
“Өметсезлектән Сезгә язабыз. Җәй башыннан ук безнең йорт түбәсе ачык һәм безне ачык һавада калдырдылар диярлек. Җәй буе, Универсиада башланган вакыттан башлап. Яңгыр саен фатирларны су басты. Яңгыр сулары беренче катка кадәр җитте. Көне буе идәннән су җыю белән мәшгуль без. Урамда көне буе яңгыр. Беркем дә берни эшләргә җыенмый. Ярдәм итегез, үтенеп сорыйбыз!” – дип язган алар.
Проблема турында белгәннән соң, шәһәр башлыгы ваемсыз подрядчыны алмаштыруны боерды. Бу атнадан объектта эшкә Идел буе районы ИК подрядчылары тотынды.
“2007-нче елда, капиталь ремонт программасын башлаган вакытта, зарлар һәм мөрәҗәгатьләр аз түгел иде, әмма бүген бу сирәк күренеш. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен бу – гадәттән тыш хәл. Соңгы 3 ел эчендә идарәче компания ваемсыз подрядчыны сайлаган бердәнбер очрак”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы түбәне вакытында ремонтламау сәбәпле аеруча зыян күргән фатирларны карап чыкты һәм әлеге фатирларда яшәүчеләргә ремонт өчен идарәче компания һәм подрядчы хисабына компенсация түләргә кушты. Ул әлеге күренешнең бер өлеше өчен шәһәр хакимиятендә дә җаваплылыкның барлыгын таныды.
“Идарәче компания һәм подрядчының начар эшләвенә гафу үтенәм. Район администрациясе һәм шәһәрнең ТКХ комитеты әлеге йорттагы капиталь ремонт проблемалары турындагы беренче сигналларга ук игътибар итәргә тиеш иде. Хәзер объектта яңа подрядчы, ул эшен ахырына җиткерәчәк. Агымдагы барлык сораулар, һичшиксез, берничә атна эчендә хәл ителәчәк”, - дип ассызыклады Мэр.
Ачыкланганча, подрядчылар халыкка эшне сузылуны финанслау юклыгы белән аңлатып килгән. Әмма Мэр әлеге версияне кире какты: проблема идарәче компания намусында, чөнки акча әле язын ук күчерелгән булган.
“3 атна элек җылыту системасын ремонтлау тәмамланган, һәм аңа карата дәгъвалар юк, мин канәгать”, - диде Мэрга 25-нче фатирда яшәүче ханым һәм Илсур Метшинга “ремонтны уңышлы тәмамлауга өмет биргәне” һәм проблемалы хәлне хәл итүдә шәхси катнашуы өчен рәхмәтен белдерде.
Капремонтның вакытын өзгән өчен үзенә күрә бер өстәмә компенсация сыйфатында шәһәр башлыгы халык үтенечләренә икенче елда йорт янындагы территорияне төзекләндерү һәм асфальт җәю проблемасын хәл итәргә вәгъдә бирде.