Илсур Метшин шәһәрлеләрне шәхсән үзе кабул итте
Очрашу шәһәр Башкарма комитеты бинасында узды.
(KZN.RU, 17-нче сентябрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген гражданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул ите. Очрашу шәһәр Башкарма комитеты бинасында узды.
Яшәү өчен яраксыз дип табылган йортларга алмашка торак алу, реконструкцияләнелергә тиешле йорттан чыгарылган очракта зур мәйдандагы торак бина алу, социаль инфраструктура объектларын төзү өчен җир участокларын алу, шулай ук тышкы реклама урнаштыру казанлыларны иң нык борчыган мәсьәләләр булып тора.
Бүген шәһәр башлыгы белән күрешергә килгән казанлыларның барлык мөрәҗәгатьләре дә шәһәр хакимияте тарафыннан игътибар үзәгенә алынды. Халыкның проблемалары игътибар белән өйрәнеләчәк, кулдан килгәнчә, чишү өстендә эш алып барылачак, дип ышандырды Мэр.