Илсур Метшин Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләренә югары профессиональ эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде.
(KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 2013 елгы Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү чорында Казандагы санитар-эпидемиологик ситуация шактый дәрәҗәдә яхшы якка үзгәрде, әмма ирешелгән дәрәҗәне төшермәү таләп ителә. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәрдәге санитар-эпидемиологик ситуация турындагы доклад белән Казанның баш санитар табибы, Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын саклау һәм кеше имнилеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов чыгыш ясады.
Универсиада алдыннан шәһәрнең бөтен өлкәләрендә дә оештырылган масштаблы эш бу елның мөһим үзенчәлеге булып торуын билгеләп үтте ул. А.Имамов сүзләренә караганда, Бөтендөнья студент уеннары вакытында лаборатор тикшеренүләр үткәрер өчен федераль бюджет акчаларына 100-дән артык берәмлектә 55 млн. сумга яңа лаборатор җиһазлар алынган. Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында сынау рәвешендә эшли торган лаборатор үзәк 16 меңнән артык тикшерүләр башкарган.
Моннан кала, 2013 елгы Универсиада чорында санитар-эпидемиологик иминлек һәм гепатит А вирусы һәм дизентерия белән күпләп авыру очракларын булдырмас өчен, Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан 10 меңнән артык уеннарда катнашучы һәм кунакларга туклану әзерләүчеләр һәм оештыручыларга вируслы гепатит А һәм дизентериягә каршы вакцинация үткәрелгән. Шулай ук 3 меңнән артык кешегә үткен эчәк инфекцияләрен йөртүгә, шул исәптән рота- һәм норовирусларга тикшерүләр уздырылган.
Алмас Имамов хәбәр иткәнчә, Универсиада үткәрелү чорында катнашучылар, волонтерлар һәм хезмәт итүче персоналлар арасында инфекцияле авырулар буенча 44 очрак теркәлгән, шуларның 30-ы расланган. Барлык очраклар буенча да эпидемиягә каршы чаралар тулы күләмдә оештырылды, дип билгеләде ул. “Башкарылган эш нәтиҗәсендә Уеннарда катнашучылар, килгән кунаклар, хезмәт күрсәтүче персонал арасында инфекцияләр белән күпләп авыру күзәтелмәде, шулай ук аеруча зарарлы булган инфекцияле авыруларны алып килү очраклары да булмады”, - диде Казанның төп санитар табибы.
Казан Мэры Илсур Метшин Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләренә Универсиада чорында башкарылган эшләре өчен рәхмәтен белдерде. “Татарстан башкаласына бөтен биш континентның 163 иленнән 15 меңнән артык катнашучы килде. Инфекцияләр кабынуы күзәтелмәде. Универсиада катнашучыларының берсе дә азык-төлектән агуланмады, билгеле булганча 3 миллион азык әзерләнгән иде. Зур күләмдәге катлаулы эш башкарылды, аның артында, әлбәттә, санитар табибларның профессиональлеге тора”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук алынган лабораторияләр Казан халкын азык-төлек һәм экологик куркынычсызлык белән тәэмин итү өчен киң мөмкинлекләр бирүен дә өстәде. “Бүген санитар хезмәтләрнең эше беренче планга чыга”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы шәһәрдәге санитар-эпидемиологик ситуацияне һәрдаим, җентекле контроль астында тотарга кушты. “Санитар хезмәтләр һәрвакытта тулы әзерлектә булырга тиеш”, - дип ассызыклады И.Метшин.