Казан халыкара акцияне шулай ук йөгереш һәм велоспорт буенча ярышлар белән билгеләп узачак.
(KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитетның барлык бүлекчәләр җитәкчеләрен бер атнадан булачак киңәшмәгә җәмәгать транспортында килергә чакырды. Бу Казан узган атнада рәсми рәвештә килеп кушылган Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясендә катнашуга мисал булып торачак, дип белдерде ул. Шәһәр башлыгы үзе бу көнне метрополитен хезмәтеннән кулланырга ниятли.
“22-нче сентябрь көнне быел якшәмбегщ туры килә, шуңа күрә без аны дүшәмбегә кадәр озайтырга булдык. Барлык хезмәттәшләремне эшкә автобус, троллейбус, трамвайда килергә һәм шулай ук кайтып та китәргә чакырам. Үзем бу көнне метрода киләчәкмен, анда таныш йөзләр күрергә өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы залда утыручыларга.
Шулай ук бу ялларда Казанда сәламәт яшәү рәвеше генә түгел, альтернатив йөрү ысулларын пропагандалаган ике зур спорт чарасы узачак, бу - “Милләтләр кроссы” йөгереше һәм “Спортлы Казан - 2013” шәһәркүләм Спартакиадасы кысаларында велоспорт буенча ярышлар.
Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр иткәнчә, йөгереш беренче тапкыр “Казан-Арена” стадионы янындагы территориядә узачак. 21-нче сентябрь көнне узачак велойөгерешнең дистанциясе стадион тирәли оештырылган, шул ук вакытта ярышларда команда һәм шәхси зачет кына исәпкә алыначак. Йөгереш буенча ярышлар рәсми рәвештә 22-нче сентябрь көнне иртәнге 10-да ачыла.
Шуны әйтергә кирәк, быел “Милләтләр кроссы” бөтенроссия йөгерү көне Казанда 10-нчы тапкыр уздырыла. Татарстан башкаласы белән беррәттән йөгерешкә старт Россиянең тагын 79 шәһәрендә биреләчәк. Массакүләм йөгерештә 20 меңнән артык казанлы катнашачак, алар арасында мәктәп укучылары, Балалар-яшьләр спорт мәктәпләренең укучылары, югары һәм урта уку йортлары студентлары, гамәлдәге спортчылар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре. “Милләтләр кроссы” программасында гадәттәгечә гаиләләр командалары йөгереше уза (гаилә составы: әти, әни, 6-8 һәм 10-11 яшьлек 2 бала) һәм спорт ветераннары йөгереше.
Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашу өчен заявкалар 17-21 сентябрь көннәрендә кабул ителә. Барлык теләүчеләр мандат комиссиясенә паспорт яисә туу турындагы таныклыкны, мәҗбүри медицина страховкалау полисы, табибтан рөхсәт белешмәсе яисә үз сәламәтлегең өчен җаваплылыкны раслаган шәхси раслама алып килергә кирәк. Мандат комиссиясе Ташаяк, 2а адресы буенча (Үзәк стадион) 21-нче сентябрь көнне 10.00-18.00 сәгатьтә һәм 22-нче сентябрь көнне иртәнге 8-дән 9-га кадәр эшләячәк. Мандат комиссиясенең телефоны: 292-07-87. Russiasport.ru сайтында “Милләтләр кроссы” катнашучыларын он-лайн теркәү хезмәте ачылган.
Моннан тыш, Илгиз Фәхриев билгеләп узганча, 22-нче сентябрь көнне узачак Казанның җиңел атлетика ярым марафоны үткәрү традициясе кайтарыла. Аның катнашучыларына 21 км 97 м озынлыктагы дистанция узарга туры киләчәк. Старт иртәнге сигезгә планлаштырылган.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин Милләтләр кроссыда катнашучыларны бу көнне җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырды.