Шәһәр Мэры Илсур Метшин казанлыларны лаеклы кандидатураларга актив тавыш бирергә чакырды.
(KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Казанда иң яхшы полиция хезтмәткәрен билгеләүнең шәһәр этабы дәвам итә. Бүген Мэриянең аппарат киңәшмәсендә РФ ЭЭМның Казан буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Хәлимдәров хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча “Гвардейский” полиция бүлегенең участок хезмәткәре, лейтенант Искәндәр Абраров әлегә алдынгылар рәтендә бара икән. Тавыш бирү агымдагы елның 20-нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурска Казанның һәрбер полиция бүлегеннән бер хезмәткәрне тәкъдим итәчәкләр. Бүгенге көндә Казанда 385 участок полиция хезмәткәре эшли. Исегезгә төшерәбез, конкурсантларны сайлау Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсе битендә 11-нче сенгтябрьгә кадәр үтә. Казанның иң яхшы участок полиция хезмәткәренә тавыш бирү өчен, шәһәрлеләр хезмәткәрнең исем, фамилиясен һәм атасының исемен ychastok.kazumvd@mail.ru электрон постасына җибәрергә тиешләр.
“Халык участок хезмәткәре” конкурсы илдә өченче тапкыр оештырыла, аны Россия ЭЭМ үткәрә. Ул өч этапта үтә: конкурсантларны сайлап алу һәм муниципаль дәрәҗәдә иң иң яхшы полиция хезмәткәрен билгеләү, республика этабы һәм Татарстандагы иң яхшы хезмәткәрне ачыклау, финал – ил масштабында иң яхшы участок полиция хезмәткәрен сайлау. Иң яхшы участок хезмәткәрен гражданнар Интернет аркылы тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар.
Иң күп тавыш җыйган конкурсант Казанны икенче этапта тәкъдим итәчәк. Исегезгә төшерәбез, узган елда “Гагаринский” полиция бүлегеннән Николай Порфирьев республиканың иң яхшы хезмәткәре исеменә лаек булган иде. Шәһәр Мэры Илсур Метшин конкурста тавыш бирүдә казанлыларны активрак булырга чакырды һәм Казан хезмәткәрләре конкурста югары нәтиҗә күрсәтәчәкләренә ышанычын белдерде.
“Мондый бәйгеләр, һичшиксез, кирәк. Кызганычка ММЧ, бигрәк тә федераль матбугат, полиция хезмәтенең бары тик тискәре якларын гына яктырта, ә яхшылары турында дәшми кала. Әмма бит шәһәрдә генә түгел, бөтен республикада, илдә дә таныта алырлык лаеклы кешеләребез дә бар”, - дип билгеләде мондый конкурсларның әһәмиятлелеген шәһәр башлыгы.