Казанның 340 укытучысы "Безнең яхшы укытучыбыз" республика грантына ия булган
Казаннан барлыгы 900 заявка кабул ителгән.
(KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 340 Казан укытучысы “Безнең яхшы укытучыбыз” грантын алу өчен республика конкурсы җиңүчеләре булган. Җиңүче укытучыларның күбесе шәһәрнең Вахитов, Яңа Савин һәм Совет районнары мәктәпләрендә эшли. “Безнең яхшы укытучыбыз” грантын алу өчен республика конкурсын үткәрү нәтиҗәләре турында бүгенге аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева хәбәр итте.
Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең гомуми саныннан 19,5%-ын Казан укытучылары тәшкил итә. Чагыштыру өчен 2011-2012 елларда андыйлар 15% булган. “Җиңүчеләр арасында Казан педагогларының саны артуы сөендерә. Яшь талантлы педагогларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз. Нәтиҗә безнең укытучыларыбызның кадр потенциалының җитдилеге турында сөйли”, - дип шәрехләде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
“Безнең яхшы укытучыбыз” республика гранты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән гомуми белем бирү мәктәпләренең укытучыларын сайлап алу 17-нче апрельдән башлап 27-нче августка кадәр уза. Конкурста катнашу өчен барлыгы 8449 заявка кабул ителгән. Грант ай саен педагогның хезмәт хакына стимул өсти торган 7800 сумнан гыйбарәт. Грант алуга Казаннан 900 заявка килеп ирешкән.