Йөзү, нәфис гимнастика, футбол, фигуралы шуу һәм хоккей популяр спорт төрләреннән кала.
(KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Спорт объектларында узган Ачык ишекләр барышында төрле Балалар-яшьләр спорт мәктәпләренә 2900 бала язылган. Узган ел белән чагыштырганда (1980 укучы), әлеге күрсәткеч 1,5 тапкыр арткан дияргә була. Быел кушылган балаларны исәпкә алсак, муниципаль спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларның гомуми саны 20 меңгә җитәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр итте.
Сентябрь башында старт алган ачык ишекләр көнендә Казанның спорт мәктәпләрендә һәм балалар-яшьләр спорт мәктәпләрендә, аның сүзләренә караганда, 9 меңләп кеше булган. Бүгенге көндә чаралар 27 спорт мәктәбендә һәм 21 спорт объектында узган. Спорт секциясенә баланы сентябрь ахырына кадәр яздырырга була.
Балалар-яшьләр спорт мәктәбе дәресләреннән тыш, Казанның спорт объектларында шәһәрлеләр өчен түләүсез нигездә дәресләр оештырылган иде (ял көннәрендә иртәнге 8-дән башлап көндезге 2-гә кадәр). Мондый дәресләргә Ачык ишекләр барышында 1600-ләп кеше язылган.
Ачык ишекләр көнендә булганнарга спорт объектларын, аларда урнашкан мәктәпләр турында тулы мәгълүмат тәкъдим ителгән, таныштыру экскурсияләре үткәрелгән. Шулай ук кунакларга Балалар-яшьләр спорт мәктәпләрендә иң яхшы тәрбияләнүчеләрнең спорт казанышлары һәм тарихы турында сөйләделәр. Яшь спортчылар катнашында чыгышлар, мастер-класслар һәм укыту-күнегүләр дәресләре оештырылган иде. Барлык теләүчеләр төрле спорт төрләре буенча тренер-укытучылардан тулы мәгълүмат ала алды.
Илгиз Фәхриев билгеләп узганча, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уңышлы итеп үткәргәннән соң, балаларның һәм аларның әти-әниләренең дзюдо, ирекле көрәш, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика кебек спорт төрләренә кызыксынулары арткан. Йөзү, нәфис гимнастика, футбол, фигуралы шуу һәм хоккей спорт төрләре шулай ук популяр кала.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин фикеренчә, Универсиададан соң спортның җәйге төрләренә кызыксыну арту табигый. “Безнең өчен спорт комплексларының нинди ведомствога карамастан җайлы эшләве мөһим. Алар мөмкин булган кадәр спортчы-профессионалларга һәм югары уку йортлары студентларына гына түгел, мәктәп укучыларына да, микрорайон халкына да ачык булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул һәм спорт объектларының казанлылар файдасына хезмәт итәргә тиешлеген искә төшерде.