И.Метшин социаль өлкәгә караган объектлардан килгән гаризалар буенча оператив рәвештә эшләргә кушты.
(KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Җылылык бирү сезоны рәсми рәвештә башланганчыга кадәр, хезмәт күрсәтүче оешмалар социаль өлкәдәге объектларга вакытыннан алда да җылылык бирергә әзер булырга тиешләр. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, узган атнада, 10-сыннан алып 12-нче сентябрьгә кадәр, “Казан җылылык челтәре компаниясе” магистраль җылылык җибәрүләргә соңгы пресслау үткәрде. “Пресслаулар кыска вакыт аралыгында башкарылды, бер көн эчендә төп эшләрне тәмамлый алдык, һәм 10-нчы сентябрь көн ахырына күпчелек микрорайоннарда җылы су белән тәэмин итү яңартылды”, - дип билгеләде ул.
Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, пресслау процессы вакытында зур булмаган җитешсезлекләр генә табылган. “Узган ел белән чагыштырганда тайпылышлар саны кимегән – 2012 елда 42 ватык урын табылган иде, бу елда пресслау 33 ватык урын күрсәткән. Ремонт үткәргәннән соң, шәһәр буенча җылы су бирү яңартылган”, - дип диде И.Гыйниятуллин.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен тутыру эшләре бара. ТКХ комитеты рәисе шулай ук шәһәрдәге бөтен бюджет учреждениеләре җитәкчеләренә дә Башкарма комитетның Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча җитәкчесе урынбасары имзасы белән җылылык бирү сезонын вакытыннан алда оештыру мөмкинлеге турында телефонограмма җибәрелгәнлеген хәбәр итте. И.Гыйниятуллин мәгълүматларына караганда, килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә бүгенге көндә җылылык 12 учреждениегә бирелгән: шуларның 6-сы – сәламәтләндерү учреждениеләре, 6-сы – балалар бакчалары. “Калган учреждениеләр буенча әлегә гаризалар юк. Шулай да бүген бөтен җирдә дә җылылык бирүгә әзерләр”, - диде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин социаль өлкәдәге барлык объектларда да җылылык җибәрүгә 100 процентлы әзерлек булырга тиеш, дип билгеләп үтте. “Моның буенча боерык бирелде, аны үтәргә кирәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы шулай ук агымдагы атна ахырында җылылык җибәрү өчен җаваплы булган барлык предприятие, шул исәптән Торак милекчеләре ширкәте һәм ведомство карамагындагы котельный җитәкчеләре катнашлыгында эшлекле киңәшмә оештырырга кушты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган 5 тәүлектә уртача температура +13 градусны тәшкил итте. Нормативлар буенча, җылылык бирү сезонын рәсми рәвештә башлап җибәрү өчен әлеге параметр +8 градуска төшәргә тиеш.