Казанда санитар-эпидемиологик ситуация берникадәр яхшырган
Казан Башкарма комитетында чираттагы эшлекле дүшәмбе узды.
(KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 2013 елгы Универсиада алдыннан һәм Бөтендөнья студент Уеннары барган көннәрдә санитар табиблар зур эш башкардылар. Татарстан башкаласында санитар куркынычсызлык белән тәэмин итү эшен, ирешелгән планкадан төшмичә, дәвам итәргә кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәрдә санитар-эпидемиологик ситуация турындагы мәсьәлә бүгенге аппарат киңәшмәсенең төп темасы булды. Әлеге темага Казанның баш санитар табибы, ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесенең урынбасары Алмаз Имамов доклад белән чыгыш ясады.