Яңа спорт-уен комплексының ачылуы белән микрорайон халкын Илсур Метшин котлады
(KZN.RU, 13-нче сентябрь). Бүген Казанның Азино-1 микрорайонында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аның ачылышында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Спорт мәйданчыгы Зәкиев урамында, 161-нче һәм 67-нче номерлы мәктәпләр арасында урнашты. Күптән түгел әлеге ике уку йорты арасындагы территория ташландык урынны хәтерләтә иде. Шуны әйтергә кирәк, бу елның җәендә “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында 8 универсаль спорт мәйданчыгы төзү турындагы карар кабул ителде. Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге биргән әлеге мәйданчыкларның йортларга якын урнашуы шарт иде. Спорт мәйданчыкларын урнаштыру өчен урыннарның берсе шәһәребезнең күп кеше яшәгән микрорайоннарның берсе Зәкиев урамындагы территория сайланды.
Илсур Метшин яңа комплексның барлык зоналарын карап чыктып, балалар белән аралашты. Гомуми мәйданы 8,9 мең кв.м тәшкил иткән спорт-уен комплексы территориясендә баскетбол, волейбол, мини-футбол, урам тренажерлары булган мәйданчык, балалар уен мәйданы урнашкан. Комплекс 250 метр озынлыктагы йөгерү юлы белән биләп алынган. Якындагы территория “Азино-1” торак милекчеләре бердәмлеге көче белән декоратив элементлар һәм чәчәк түтәлләре белән бизәлгән. Спорт мәйданчыгы ачылу уңаеннан мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, якындагы йортларда яшәүчеләр җыелган. Алар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Шәһәр башлыгы җыелганнарны яңа спорт комплексы ачылышы белән тәбрикләде. “Без сезнең белән Казанны һәм безне үзгәртүгә ирешкән искиткеч зур чара – XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәреп җибәрдек кенә әле. Шәһәребездә, шул исәптән Татарстан башкаласының 15 меңләп кешесе яшәгән Азино-1 микрорайонында яңа спорт объектлары барлыкка килде. Без әлеге эшне дәвам итәбез”, - диде И.Метшин һәм Татарстан Президенты тарафыннан Казанда спорт белән шөгыльләнү өчен тагын 8 мәйданчык булдыру турындагы карарны кабул ителгәнен өстәде.
“Безнең волейбол һәм баскетбол өчен мондый спорт мәйданнары юк иде. Әмма спортны без ишегалдында яраттык, - дип бүлеште шәһәр башлыгы. – 161 һәм 167 мәктәпләрнең ишегалдында мондый спорт үзәгенә барлыкка килүенә шатмын”.
Казан Мэры егетәргә-кызларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде. “Сезнең сәламәт булыгызны, сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны яратуыгызны теләр идем, олыларны сөенедереп торыгыз. Әлеге мәйданчык спорт тормышы белән гөрләп торыр дип ышанасы килә”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ул районы башлыгына, мәктәпнең укытучылары, директорларына, төзелеш подрядчыларына башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде.
Шуны әйтергә кирәк, мәйданчык барлык теләүчеләр өчен ачык һәм беренче чиратта гомуми белем бирү һәм балалар-яшьләр спорт мәктәпләренең укучыларының дресләре һәм тренировкалары өчен һәм халыкның спорт белән шөгыльләнүе өчен билгеләнә.
Шуны да искә төшерәбез, яңа якын-тирәдә урнашкан спортны үстерү программасы кысаларында шәһәребезнең Яңа Савин районындагы мәйданчык беренче булды. Шәһәр башлыгы йөкләмәсе нигезендә, барлык 8 мәйданчык та яңа уку елының беренче чирегендә ачылырга тиеш.