Агымдагы елда предприятие 7 котельный реконструкцияләгән.
(KZN.RU, 20-нче сентябрь). “Казэнерго” муниципаль унитар предприятиесенең барлык котельныйлары да кышкы сезонда эшләргә тулысынча әзер. Бу хакта бүгенге кыш шартларында эшкә әзерлек буенча оештырылган шәһәр штабы утырышы вакытында предприятиенең генераль директоры Юрий Елисеев хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган утырышта шәһәр районнары администрация башлыклары, Башкарма комитетның структур бүлекчә җитәкчеләре, идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы, шулай ук ресурслар белән тәэмин итә торган оешма вәкилләре катнашты.
Юрий Елисеев “Казэнерго” хезмәткәрләренең кышка әзерлеге уңышлы тәмамлануын җиткерде. “Барлык 126 котельный да эшкә тулысынча әзер, беренчел урында тора торган чаралар тәмамланды. Хәзерге вакытта торак йортлар һәм социаль учреждениеләрне җылылык йөрткечләр белән тутыру бара. Барлык объектларның 86%-ка якыны тутырылган инде”, - диде “Казэнерго” җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, социаль өлкәдәге 97 объектка (балалар бакчалары, мәктәп, спорт корылмалары) җылы инде җибәрелгән.
Шулай ук Юрий Елисеев билгеләп үткәнчә, ел башында аның предприятиесе тарафыннан Ершов ур., 49, Ак.Парин ур., 20, Матюшино ур., 7, “Светлячок” балалар сәламәтләндерү лагере, Тынычлык ур., 2а, Карбышев ур., 62б, Оренбург тракты, 130а адреслары буенча урнашкан 7 котельныйга реконструкция ясалган. Моннан кала, кышка әзерлек барышында предприятие тарафыннан 10,2 км җылылык челтәрләре урнаштырылган.
Киләсе елда тагы 9 котельныйга капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр итте “Казэнерго” МУП җитештерү берләшмәсенең директоры.