Илсур Метшин ведомство котельныйларын кышка әзерләүне ашыктырырга кушты.
(KZN.RU, 20-нче сентябрь). Газ хезмәте белгечләре газ җылылык приборларын салкыннарга әзерләү эшләре буенча бөтен регламент эшләрне башкарды. Бүген бу хакта җылылык сезонына әзерлек буенча оештырылган шәһәр штабы утырышы вакытында "Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директорының җитештерү эшләре буенча урынбасары Евгений Прокопьев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, кышка әзерлек кысаларында Казан халкын газ белән тәэмин итү өчен җаваплы булган Дәүләт район электростанциясенең, шулай ук шәһәрнең бүлеп тарату челтәрләре әзерлеге уңышлы гына тәмамланган.
“Бистәләргә килсәк, безнең белгечләр шулай ук барлык салкыннар вакытын тыныч кына үткәрергә мөмкинлек бирә торган һәм казаннарның яхшы эшчәнлеген һәм торак сектордагы җылылык җиһазларын тәэмин итә торган регламент эшләрен башкардылар”, - дип билгеләде Евгений Прокопьев.
“Салкыннар җитү белән, бистәләрдәге торак секторда җылылык белән тәэмин ителеш мәсьәләсе иң четереклеләрдән булачак. Казанның торак массивларына җылылыкны вакытында һәм өзлексез биреп тору шәһәр хакимиятенең контролендә торачак”, - дип билгеләде Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Евгений Прокопьев шулай ук "Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ шәһәрнең 61 котельныена җылы бирүен дә хәбәр итте. Шуларның 6-сы балалар бакчаларына җылылык һәм кайнар су белән тәэмин ителеш өчен җавап бирә, 14-е – уку йортлары өчен, 39-ы – торак йорт, 2-се – социаль объект.
Котельныйларга газ җибәрү, аның сүзләренә караганда, предприятие тарафыннан барлык кирәкле документлар бирелгән очракта гына мөмкин. Шулай да бүгенге көндә документлар нибары 15 котельный буенча гына тапшырылган. Аерым алганда, ААҖ “РЭУ”ның берничә объекты документларын тапшырмаган: Танк һәм Суворов училищесы һәм 33-нче номерлы Хәрби шәһәрчек, аларның шулай ук техник тәэмин ителеш өчен бурычлары да бар.
“Суворов училищесы җитәкчелеге безнең котельныйларга мөстәкыйль рәвештә законсыз тоташтырылган һәм безнең белгечләрне әлеге мәсьәләне җайга салыр өчен якын да җибәрмиләр. Котельный – шактый куркыныч җитештерү объекты, һәм мондый үз белдеклелек белән эшләнгән эшләр нәтиҗәсендә кеше гомеренә куркыныч яный”, - дип билгеләде "Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ директоры урынбасары.
Казандагы “РЭУ” ААҖ филиалы вәкиле Николай Морозов ышандырганча, барлык котельныйлар да җылылык сезонына әзер, ә техник тәэмин ителеш буенча бурычлар якын көннәрдә түләнеп бетереләчәк.
“Барлык ведомстволы котельныйларның да җылылык бирү сезонына вакытында әзер булулары зарур. Атна эчендә барлык кирәк булган документларны әзерләп бетерергә һәм тиешле рөхсәт кәгазьләрен алырга кирәк. Җылылык үз вакытында бирелергә тиеш. Бездә башка бернинди вариант та юк. Без әлеге мәсьәләне игътибар белән күзәтәчәкбез”, - дип билгеләде Илсур Метшин.